Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның тауларында шаулап үсәр агачлар

Игенчеләр басу-кырларда икмәк язмышы өчен көрәш башласалар, урманчылар Табигать- анабызны саклау максатыннан үз эшләренә тотындылар. Тау итәкләрендә карлар эреп, җир кибүгә алар текә тауларны махсус җайланма ярдәмендә сукалап, үсентеләр өчен туфрак әзерли башладылар. Барлыгы 20 гектар мәйданда эш башкарылган инде. Бүгенге көндә безнең район территориясендә - Янсыбы белән Зур Кукмара...

Игенчеләр басу-кырларда икмәк язмышы өчен көрәш башласалар, урманчылар Табигать- анабызны саклау максатыннан үз эшләренә тотындылар. Тау итәкләрендә карлар эреп, җир кибүгә алар текә тауларны махсус җайланма ярдәмендә сукалап, үсентеләр өчен туфрак әзерли башладылар. Барлыгы 20 гектар мәйданда эш башкарылган инде. Бүгенге көндә безнең район территориясендә - Янсыбы белән Зур Кукмара авыллары арасындагы тауда эш бара: Саба урман хуҗалыгы бригадасы составында Кукмара участок урманчылыгыннан ике трактор эшли.

-Үрәсбаш питомнигында да кәлшәләрне казып алу башланды, - ди Кукмара участок урманчылыгының лесничий ярдәмчесе Фәнис Якупов. -Быел яздан алып кара көзгә кадәр план буенча барлыгы 300 гектар тау битләрендә, ерганакларда, 20 гектар урманда нарат, мамыксыз тополь, чыршы, каен, карагай үсентеләре утырту планлаштырыла.

фото: http://www.greencom.ru/catalog/seedlings.html?&symbol=&p=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач үсентеләре Кукмараның тауларында

erid: 2VtzqxWHLUk