Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар “Яшь профессионаллар” республика конкурсында катнашты (фото)

"Казан ярминкәсе"ндә WorldSkills хәрәкәтенең "Яшь профессионаллар" республикакүләм конкурсы узды. "Инженер дизайны" юнәлешендәге ярышларда Поч.Сутер мәктәбе укучылары Инсаф Нотфуллин һәм Дмитрий Курангышевлар - икенче, Андрей Сәйфуллин һәм Тимур Вояшевлар өченче урыннарны алдылар. "Фрезерлау һәм токарь эшкәртүе" номинациясендә Поч.Кучук мәктәбе укучылары Денис Александров һәм Илья Васильевлар өченче урынга чыкты. "Челтәр һәм администрацияләү"...

"Казан ярминкәсе"ндә WorldSkills хәрәкәтенең "Яшь профессионаллар" республикакүләм конкурсы узды. "Инженер дизайны" юнәлешендәге ярышларда Поч.Сутер мәктәбе укучылары Инсаф Нотфуллин һәм Дмитрий Курангышевлар - икенче, Андрей Сәйфуллин һәм Тимур Вояшевлар өченче урыннарны алдылар. "Фрезерлау һәм токарь эшкәртүе" номинациясендә Поч.Кучук мәктәбе укучылары Денис Александров һәм Илья Васильевлар өченче урынга чыкты. "Челтәр һәм администрацияләү" юнәлешендә катнашкан Урта Комар мәктәбе укучылары Артем Туктаев һәм Дмитрий Давыдовларга катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Һөнәри осталык Чемпионатының регионара этабы кысаларында "Мин - оста" дигән республика бәйгесе дә үтте. Кукмара 4нче мәктәбе укучысы Мөшәррәф Шәмсиева беренче урынны яулады, ә Сәрдекбаш мәктәбеннән Сәйдәш Мифтахов конкурсның призеры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев