14 апрель 2016 яңалыклары
-
РДКда Кукмара сәнгать мәктәбе укучыларының концерты була
18 апрельдә район Мәдәният йортында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Илһам канатларында" дигән еллык хисап концерт-күргәзмәсе узачак. Билет бәясе 100 сум. Башлана сәгать 18.00дә.
-
46 яшьлек хатын-кызны поезд бәрдергән
46 яшьлек хатын-кыз Дәрбишләр бистәсеннән ерак түгел урында поезд астына эләккән. Алган җәрәхәтләреннән хатын-кыз урында ук җан биргән. Беренчел мәгълүматлар буенча ул тимер юл аркылы "804 нче чакрым" станциясе яныннан чыккан. Машиничт сигнал бирсә дә, составны туктатып өлгерә алмаган. http://intertat.ru
-
Теләчедә юкка чыккан егетнең аты күлдә табылган (ФОТО)
Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет - Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде.Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды. Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән юкка...
-
Кукмаралылар “Яшь профессионаллар” республика конкурсында катнашты (фото)
"Казан ярминкәсе"ндә WorldSkills хәрәкәтенең "Яшь профессионаллар" республикакүләм конкурсы узды. "Инженер дизайны" юнәлешендәге ярышларда Поч.Сутер мәктәбе укучылары Инсаф Нотфуллин һәм Дмитрий Курангышевлар - икенче, Андрей Сәйфуллин һәм Тимур Вояшевлар өченче урыннарны алдылар. "Фрезерлау һәм токарь эшкәртүе" номинациясендә Поч.Кучук мәктәбе укучылары Денис Александров һәм Илья Васильевлар өченче урынга чыкты. "Челтәр һәм администрацияләү"...
-
"Мин Кукмараны ничек итеп күрергә телим?" районкүләм макет һәм проектлар конкурсыннан фотолар
-
Зур Сәрдек балалары чернобыльче Ринат Җиһаншин белән очрашты (фото)
Апрель ахырында Чернобыльдә булган атом фаҗигасенә 30 ел була. Шул уңайдан Зур Сәрдек мәдәният йорты һәм китапханәсе белән берлектә, ул дәһшәтне үз күзе белән күргән авылдашыбыз Ринат Җиһаншин белән укучыларның очрашуы булып узды. Укучылар әлеге мәхшәрне Ринат абыйлары сөйләгәннән һәм видеопрезентациядән карап күзалладылар. Ринатның күкрәген бизәгән "Орден мужества" малайларны бигрәк...
-
Мобилизацияләү буенча әзерлек тикшерелде (+Фото)
Күппрофильле лицей бинасында районның мобилизацион әзерлегенә багышланган киңәшмә узды. Тикшерү комиссиясе составында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының икенче бүлек начальнигы Алексей Огородников һәм башкалар бар иде. Районның җаваплы урыннардагы затлары комиссия алдында шушы юнәлештә үткәрелгән чаралар, гомуми һәм өлешчә мобилизация, хәрби хәрәкәтләр һәм илдәге вәзгыять турында сөйләделәр.