Бүген, 27 августта Кукмарада зур чара - шәһәр көне үтү хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйрәм программасы бик бай, анда ниләр генә юк! Атлас Булатов исемендәге парк чын мәгънәсендә интерактив мәйданчыкка әверелгән иде. Биредә һәркем үзенең күңеленә нинди дә булса шөгыль таба ала. Биредә районкүләм чәчәкләр ярминкә-күргәзмәсе дә бик матур...
Бүген, 27 августта Кукмарада зур чара - шәһәр көне үтү хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйрәм программасы бик бай, анда ниләр генә юк!
Атлас Булатов исемендәге парк чын мәгънәсендә интерактив мәйданчыкка әверелгән иде. Биредә һәркем үзенең күңеленә нинди дә булса шөгыль таба ала. Биредә районкүләм чәчәкләр ярминкә-күргәзмәсе дә бик матур итеп оештырылган. Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчеләр белән берлектә һәр күргәзмә белән танышып чыкты. Белем бирү һәм башка оешмалар тарафыннан нинди генә композиция тәкъдим ителмәде анда! Төзекләндерү, чистарту, яшелләндерүгә юнәлдерелгән район конкурсына да нәтиҗә ясалды. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерт программалары да һәркемнең күңеленә хуш килде. Флешмоб, мәдәни-спорт, күңел ачу уеннарыннан да беркем читтә калмады. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары исә уен мәйданчыкларында рәхәтләнеп уйнады.
Эльвира МӨБАРӘКШИНА, автор фотолары
Нет комментариев