Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарадан Мөкминә Хәбибуллина вафат булган улына бәет язган

Бисмилләмне әйтеп кенә Каләм алдым кулыма. Истәлеккә бәет язам Газиз Илшат улыма. Бисмилләһи дип башлыймын Бу бәетнең башларын. Сагышларга түзәлмичә Бәет яза башладым. Кыйгак-кыйгак дип кычкыра Һаваларда кыр казы, Ул да баласын җуйганмы, Бигрәк моңлы авазы. Бөгенә каен, сыгыла каен Кышкы җилләр искәндә. Бу бәетне язам елап Балам исемә төшкәндә....

Бисмилләмне әйтеп кенә
Каләм алдым кулыма.
Истәлеккә бәет язам
Газиз Илшат улыма.
Бисмилләһи дип башлыймын
Бу бәетнең башларын.
Сагышларга түзәлмичә
Бәет яза башладым.
Кыйгак-кыйгак дип кычкыра
Һаваларда кыр казы,
Ул да баласын җуйганмы,
Бигрәк моңлы авазы.
Бөгенә каен, сыгыла каен
Кышкы җилләр искәндә.
Бу бәетне язам елап
Балам исемә төшкәндә.
Өзгәләнә күңелләрем
Ничек түзим сагышка.
Үлем шулай аерыр дип
Уйламадым ялгыш та.
Кайтмас җирләргә киттең шул
Әрнетеп күңелләрне.
Сине уйлап үткәрәбез
Ходай биргән көннәрне.
Һаваларда очкан кошкайларның
Каурыйлары коела җирләрдә.
Үзең дә юк, җылы сүзең дә юк
Калды бары сагынып сөйләргә.
Кыйблалардан искә талгын җилләр
Агач яфракларын кузгата.
Һич дәва юк икән йөрәгеңне
Бала әрнүләре сызлатса.
Бала хәсрәтләре бигрәк авыр
Йөрәкләрне телеп әрнетте.
Мәңгелеккә күчеп киттең балам,
Инде тормышыңда ямь бетте.
Туган көннәреңдә көтеп тордым
Килеп котлар Илшат улым дип.
Телефоннан бары хәбәр килде -
Газиз балам Илшат үлде бит.
Шат елмаеп килеп керерсең күк
Әни! - дип, сузып кулыңны.
Ишекләргә карыйм өмет белән,
Тик күрмәм шул инде улымны.
Ап-ак кышлар алып китте сине,
Салкын микән, балам гүреңдә.
Игелекле идең һәммәбезгә
Син һаман да күңел түрендә.
Кыр казлары кайтыр язлар җиткәч,
Син кайтмассың инде бер киткәч.
Үзәкләрне өзәр казлар тавышы
Саркып чыгар Анаң сагышы.
Гел эш! - диеп янып-көеп йөрдең,
Исең китми сырхау-чирләргә.
Язмышларга язылгандыр инде
Китеп бардың кайтмас җирләргә.
Язгы матур көндә туган идең
Салкын кышлар инде аерды.
Үлем хәсрәтләре бигрәк авыр,
Гүя канатларны каерды.
Ишек алдында салкын су
Эчепләр туя алмады.
Үлем безне аерыр дип
Һич кенә уйламадым.
Язмышлардан узмый юктыр
Ташлап киттең шул, балам.
Сагынганда бер күрим дип
Рәсемең кулга алам.
Сандугачлар су эчәләр
Яр буена тезелеп.
Өч баламның берсе идең
Инде төштең өзелеп.
Бу хәсрәттән чаллар төшкән
Чәчләремне тарыймын.
Мәдрәсәгә барган чакта
Кабереңә карыймын.
Карыйм, Ходай ялварам,
Догалар укып китәм.
Җаннарың, балам, җәннәттә
Булсын иде дип үтәм.
Әти-әни, туганнарың
Без догада, әлбәттә.
Кабереңә нурлар тулсын
Урының булсын җәннәткә.
Мөкминә ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бәет

erid: 2VtzqxWHLUk