3 декабрь 2013 яңалыклары
-
"Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы 20 декабрьдә үтәчәк
Кукмара музееның әдәби салонында "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Анда Харис Мостафин, Галиәхмәт Гатин, Нурислам Галиев, Мәгъмүрә Мәрдәнова, Равилә Фәттахова (Кукмара поселогы), Фәридә Хисамова (Тырыш авылы) шигырьләре һәм язмалары тикшерелде. Әдәби берләшмәнең киләсе утырышы 20 декабрьдә үтәчәк. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ
-
Гаиләдә балаларны хуплау һәм җәзалау турында "Кояшкай"да сөйләштеләр
"Кояшкай" социаль приютында "Гаиләдә балаларны хуплау һәм җәзалау" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чара "Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?" дигән видеоязма караудан башланды. Биредә балалар Владимир Маяковский әсәрләрен анализладылар, үзләренең яхшы һәм начар гамәлләре турында сөйләделәр. Шулай ук, әлеге чара уңаеннан "Балалар күзеннән гаилә" дип аталган рәсем бәйгесе...
-
Кукмара яшьләре Кыш бабайга ышанмый, әмма Яңа ел төненнән могҗиза көтә (сораштыру) + фото
Тиздән ишекләрне кагачак Яңа ел бәйрәмнәре җитүен һәркем зур түземсезлек белән көтәдер, чөнки тоташ яллар, мул табыннар һәм ниндидер сихри вакыйгалар безне әйләндереп, тормышыбызны үзгәртеп куймагае. Хәер, бу турыда Кукмара яшьләре ни уйлый икән? Кыш бабайга ышаналармы? Яңа елдан ни көтәләр? Эльвира Сәмигуллина: Кыш бабайга ышанмыйм, ләкин Яна ел киченең...
-
Бистәбезнең Планетарная урамында яшәүче Кәүсәрия ханым кәҗәләргә рәнҗегән
Газетабызның 22 ноябрь санында "Яшел дулкын" акциясе тәмамланды, - дигән хәбәрне укыгач, чыннан да Рафиләнең тырыш хатын икәнлегенә тагын бер кат ышандым. Чөнки без аның белән 9 мех фабрикасында бергә эшләгән идек. Анда да үзен сынатмады ул. Мин үзем Планетарный урамында яшим. "Яшел дулкын" акциясендә катнашырга теләп, үзебезнең капка төбен...
-
Кытайның Гуандун провинциясендә койрыклы бала туган
Котчыкмалы хәл: Кытайда койрыклы бала туган. Гуандун провинциясендәге 7 айлык Сяо Взя исемле бу сабый умырткалыктагы сирәк очрый торган авыртудан интегә. Нәтиҗәдә аның 10 сантиметр озынлыктагы юан койрыгы үсеп чыккан. Әнисе үтенсә дә, медиклар койрыкны кисеп ташламыйлар, башта арки мие каналын тернәкәндерергә кирәк, диләр. Югыйсә, койрык яңадан үсәргә мөмкин икән....
-
Кукмарада Халыкара инвалидларны яклау көнен билгеләп узалар (+фото)
Бүген Халыкара инвалидларны яклау көне уңаеннан Кукмараның "Татарстан" ресторанында һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләрен һәм актив ветераннарын җыйдылар. Район мәдәният йорты үзешчәннәре Марат Мөхәммәтшин, Нәкыя Орлова, Гөлшат Галиева, Руфина Габделхәева, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Зарипов, Рамил Сәләхетдиновлар район инвалидларының башлангыч оешмалары вәкилләре өчен бай эчтәлекле концерт...
-
Кукмарадан Мөкминә Хәбибуллина вафат булган улына бәет язган
Бисмилләмне әйтеп кенә Каләм алдым кулыма. Истәлеккә бәет язам Газиз Илшат улыма. Бисмилләһи дип башлыймын Бу бәетнең башларын. Сагышларга түзәлмичә Бәет яза башладым. Кыйгак-кыйгак дип кычкыра Һаваларда кыр казы, Ул да баласын җуйганмы, Бигрәк моңлы авазы. Бөгенә каен, сыгыла каен Кышкы җилләр искәндә. Бу бәетне язам елап Балам исемә төшкәндә....
-
Бүген район мәдәният йортында наркоманлыкка каршы иҗат фестивале үтәчәк
Укучы яшьләрнең әлеге иҗат фестиваленең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Аны оештыруда район яшьләр һәм спорт, мәдәният, мәгариф идарәләре көч куйган. Фестивальдә Кукмара аграр көллияте, күппрофильле лицей, Кукмара 3нче, 4нче, 5нче мәктәп укучылары катнашып, җыр-бию, нәфис сүз һәм формаль булмаган иҗат эшләрен тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль 16.00 сәгатьтә башлана. фото:...
-
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Кукмарада мини-футбол ярышын тамаша кылды (+фото)
30 ноябрьдә "Зилант" спорткомплексында Кукмара 1нче татар гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Габделфәт Вәлиев истәлегенә 2003-2004 елларда туган балалар арасында мини-футбол ярышы булды. Анда дистәгә якын команда катнашты. Турнирда Кукмара 4нче урта мәктәбе командалары (тренерлары Рафис Нәкыйпов) 1 һәм 2нче, Лельвиж урта мәктәбе командасы (тренерлары Дилүс Кәримуллин) 3нче урыннарны яуладылар. Кукмара...
-
Кукмара прокуратурасында экстремистлык эшчәнлегенә каршы "Кайнар линия" эшли башлады
Экстремистлык эшчәнлегенә юл куймау өчен район прокуратурасында "Кайнар линия" телефоны эшли башлады. Әгәр аерым кешеләрнең, юридик затларның, иҗтимагый оешмаларның гамәлләрендә расаларга, милләтләргә, телләргә, диннәргә карата кимсетү-кыерсыту чагылуы турында мәгълүматларыгыз бар икән, район прокуратурасына 2-82-22, 2-72-51 телефоннары аша, шимбә һәм якшәмбедән тыш, көн саен 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр шалтыратып хәбәр...