Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада юлларны төзекләндерә башладылар (фото)

Юллар проблемасы язгы чорда иң мөһим мәсьәләләрнең берседер ул, мөгаен. Кыш көне чокыр-чакырлар алай сизелми үзе, әмма кар эрегәннән соң, кайбер юл участокларында чын мәхшәр башлана. Юлларның начар булуы машина йөртүчеләргә үзе бер бәла, йөрәк ярасы. "Шартлаткыч миналар куелган басудан барабыз, диярсең...", "Чокырлар аша "сикереп" йөри-йөри машинамның бер төзек җире...

Юллар проблемасы язгы чорда иң мөһим мәсьәләләрнең берседер ул, мөгаен. Кыш көне чокыр-чакырлар алай сизелми үзе, әмма кар эрегәннән соң, кайбер юл участокларында чын мәхшәр башлана. Юлларның начар булуы машина йөртүчеләргә үзе бер бәла, йөрәк ярасы. "Шартлаткыч миналар куелган басудан барабыз, диярсең...", "Чокырлар аша "сикереп" йөри-йөри машинамның бер төзек җире калмады" дигән ах-зарларны шоферлардан аеруча еш ишетергә туры килә. Аңларга да була инде үзләрен: шактый зур суммага кредитлар түли-түли алган автомобилеңне һич кенә дә начар юлларда йөреп сафтан чыгарасы килми шул... Әмма тиздән күп участоклар тәртипкә китерелер, дип уйлыйбыз. Чөнки төзүчеләр инде юлга чыккан, "Татавтодор" оешмасының "Кукмара" юл ремонтлау-төзекләндерү участогы әйләнгеч юлларда чокырларны ямау эшенә керешкән. Бу хакта директор урынбасары Рөстәм Зарипов хәбәр итте.

-Кичке якта да җылы һава торышы сакланганлыктан, инде бер атна тирәсе кайнар асфальт-бетон катнашмасы белән эшлибез. Куркино-Каенсар юлында төзекләндерүне төгәлләдек. Бүгенге көндә бер бригада Нырья-Иштуган юлында эшли, - ди ул. - Безнең карамакка райондагы барлык әйләнгеч һәм Кукмара-Мамадыш, Кукмара-Шәмәрдән юнәлешендәге автоюлларны тәртиптә тоту керә. Эш фронты бик зур, күп кенә юллар, чыннан да, бик начар хәлдә. Без иң элек мәктәп автобуслары йөри торган маршрутларны, юл хәрәкәтенә куркыныч тудыра торган участокларны барладык. Чират белән барысында да ямау-төзекләндерү эшләре башкарачакбыз. Кайберәүләрдән: "Көз көне чокырларны ямап, юлларны ялтыратып куясыз, инде язга яңадан ватылган була", - дигән гаепләү сүзләре ишетергә туры килә. Асфальтның ашалуы иң беренче чиратта һава шартлары белән бәйле. Бер җебетеп, бер катыру, шиплы тәгәрмәчләр белән йөрү дә юлларның вакытыннан алда җимерелүенә китерә. Шуны искәртеп узыйм: төзү материаллары, технологияләр барысы да тиешле таләпләргә туры килә.

"Кукмара" юл ремонтлау-төзекләндерү участогы махсус программа нигезендә поселок эчендәге кайбер участокларны да төзекләндерәчәк.

-Ленин урамындагы юлның Тимер юл вокзалыннан "Версаль" кибетенә кадәрге өлешенә, шулай ук ЮХИДИ яныннан Пенәгәргә таба чыга торган участокка асфальт түшәү планлаштырыла. Эшне май аенда башлаячакбыз, - дип, сөенечле хәбәр җиткерде Рөстәм Зарипов.

Поселок юлларын төзекләндерү, асфальтлауны быел да "Чиста шәһәр" оешмасының башкаруы көтелә.

-Тендор узу өчен тиешле документлар тапшырылды, конкурска куелды. Эшне иң беренче кайсы урамнардан башлаячакбыз, кайсы юлларга тулаем асфальт, кайсына чокыр-чакырларны ямау кирәк - боларның барысы хакында да инде сөйләшенде. Рөхсәт булу белән эшне башларга әзербез, - ди оешма җитәкчесе Фирдәил Шәрипов. - Җиңү бәйрәменә кадәр күперләрдәге култыксаларны юып, буйыйсы бар. Гомумән, Ленин урамы бәйрәмгә кадәр тулаем әзер булырга тиеш.

Юлсызлыктан тилмерүче авыллар да юк түгел. Язгы пычраклар алар өчен үзе бер бәла. Әмма җирлек башлыклары көннәр бераз җылыту, юллар кипшерү белән төзекләндерү эшләрен оештырып җибәрерләр дип ышанабыз.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk