Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме үткәрелде (фоторепортаж)

Үткән атнада Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Анда районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, министрлыгының нәсел эше буенча идарә җитәкчесе Ришат Зариповлар катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар...

Сабантуй бик күңелле иде. Район үзешчәннәре үзләренең матур җыр-моңнары белән күңелләрне җилкендерде. Терлекчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, кул көрәше, аппарат сүтеп-җыю, мишеньга ату һәм башка уеннарда үзләрен сынап карадылар, командалары өчен тирләп-пешеп җан аттылар.

-Аппарат белән гел эшләсәк тә, кеше алдында сүтеп җыйганда каушата икән, - диде "Вахитов" җәмгыятеннән Елена Герасимова. Югыйсә, фермада тагын да зуррак җаваплылык йөкләнгән - берүзенә алтмыш сыерны да саварга туры килә бит. Лена Югары Китәк авылыннан, Тырыш фермасында өченче елын эшли. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен шулай хөрмәтләгәннәре, ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерде ул.

Ә соңгы уен - аркан тартышу барыннан да мавыктыргычрак булды, минемчә. Хуҗалык җитәкчесе һәм ике хатын-кыздан торган командалар арасында көрәш кискен барды. Егыла-егыла булса да тартышып, бирешергә теләмәде алар. Калганнар исә "әйдә, әйдә", "катырак тарт" дип көч биреп торды. Менә кайда күренә икән бердәмлек! Әйе, менә шундый хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән дә районыбыз терлекчелек буенча республикада алдынгылар рәтендә бара.

Сабантуйда җиңүче хуҗалык командалары:

1 урын - "Восток" җәмгыяте,

2 урын - "Урал" җәмгыяте,

3 урын - "Вахитов" җәмгыяте.

Ризилә КОРБАНОВА, автор фотолары



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев