Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе була
29 март шимбә көнне мәдрәсә бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Номинацияләр: I. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү; II.Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү ("Фил"дән "Нәс"кә кадәр); III.Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү ("Әддухә"дән "Нәс"кә кадәр);...
29 март шимбә көнне мәдрәсә бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән).
Номинацияләр:
I. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү;
II.Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү ("Фил"дән "Нәс"кә кадәр);
III.Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү ("Әддухә"дән "Нәс"кә кадәр);
Яшь буенча төркемнәргә бүленү тәртибе:
1) 7яшькә кадәр (7 яшьлекләрне кертеп);
2) 8 - 12 яшьлек балалар;
3) 13 - 17 яшьлек үсмерләр;
4) 18 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булучылар.
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярыша.
1-2-3 нче урын алучыларга бүләк тапшырыла.
Башлана 8 сәг. 30 минутта
фото: http://www.platina24.ru/content/?do=chtetsi-korana-konkurs
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев