12 март 2014 яңалыклары
-
Зур Кукмара мәктәбендә "Фәнгә омтыл" дигән иҗади эшләр фестивале үткәреләчәк
21 мартта Зур Кукмара мәктәбендә район мәгариф идарәсенең иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге III ачык республикакүләм "Фәнгә омтыл" иҗади эшләр фестивале үткәрә. Башлана 9.30 сәгатьтә. фото: http://thinglent.ucoz.ru/news/2013-03-29
-
Янилдә кышкы спартакиада узды (+фото)
Янилдәге "Кукмара аграр көллияте" базасында Вахитов исемендәге хуҗалык призына 8нче кышкы спартакиада үткәрелде. Барлыгы биш команда: әлеге көллият, Лельвиж, Югары Чура, Янил авыл җирлеге советы, Вахитов исемендәге хуҗалык идарәсе командалары төрле спорт уеннары буенча: чаңгыда узышу, аркан тарту, хоккей, кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш һәм башка ярышларда көч сынашты....
-
Кукмара 4нче мәктәбенә балалар белән очрашуга Алмаз Хәмзин килде
Әкият китаплары сабыйларны айларга, йолдызларга алып менә, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очраштыра. Бала үсә төшкән саен анда китапка, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим бурычларның берсе. Алдынгы мәгълүмати технологияләр эчендә "кайнап" үскән замана балалары интернет челтәрен үзләренең биш бармаклары сыман белә, китап укуны да күбесенчә "VK", "Mail.ru", "Facebook", "Twitter" сайтлары...
-
Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе була
29 март шимбә көнне мәдрәсә бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Номинацияләр: I. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү; II.Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү ("Фил"дән "Нәс"кә кадәр); III.Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү ("Әддухә"дән "Нәс"кә кадәр);...
-
Олыяз мәктәбендә “Аҗаган” уены узды
Олыяз урта мәктәбендә «Аҗаган - 2014» хәрби-патриотик уены булып узды. Һәр класс, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, спорт уеннарында көч сынашты. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу игълан ителгәннән соң, укучылар эвакуация планы буенча мәктәп бинасыннан урамга чыгып тезелде. Бинада беркем дә калмавы ачыклангач, укучылар марш-брасокка старт...
-
“Хезмәт даны” газетасы – районыбыз көзгесе
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин: -Бу көзгедә башкарган эшләребез, булган җитешсезлекләр, яшәү рәвешебез, матур традицияләребез, һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, кыскасы, үткәнебез, бүгенгебез чагылыш таба. Ул, бер яктан, хөкүмәтебез алып барган сәясәтне - халыкка, икенче яктан, халыкның уй-фикерләрен, борчыган сорауларын власть органнарына җиткерүче, ягъни ике арадагы арадашчы ролен дә үти. Яшь буынга...
-
Газета мине рухландыручы көч булды, ди Чишмәбаш авылыннан Вахит Шәмсетдинов
Соңгы елларда туган көннәремне борчу-хәсрәт белән каршыларга туры килгән иде. Быел исә язмыш миңа кадерле бүләк әзерләгән: "Хезмәт даны"ның ун меңенче саны туган көнемдә чыга! Сөендем инде: мондый истәлекле вакыйгалар бик сирәк була бит. Әйтик, газетабызның биш меңенче саны моннан 35 ел элек - 1979 елның 22 февралендә дөнья күргән....
-
Ун мең! (район газетасы турында шигырь)
Ун меңенче саны чыга икән Безнең гәҗит - "Хезмәт даны"ның! Тарих битләрендә эз салырлык Урыны бар һәрбер санының. Күпме шагыйрь, әдип, журналистның Дөнья күргән тәүге язмасы. Шатлык-кайгыларын бүлешкәннәр Шушы гәҗит аша азмы соң?! Алдынгылар өчен дан җырланса, Тәнкыйть уты көчле, көйдерә. Мәзәкләре, шаян, хикәяләр Уйландыра... һәм дә көлдерә. Ил язмышы,...
-
Бүген “Хезмәт даны” газетасының 10000нче саны дөнья күрде
-Газетагыз битләрен ничек тутырасыз, каян язмалар табып бетерәсез? - дип сорыйлар еш кына. -Без язмалар юклыктан түгел, киресенчә, аларга газетада урын җиткерә алмаудан интегәбез, - дип җавап бирәм андыйларга. Дөрестән дә, темаларга кытлык юк. Районыбызда көн саен күптөрле чаралар үтә, һәр тармакта кызу эш кайный, газета укучыларыбыздан даими хатлар килеп...