Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада чишмәләр дә үзләренең туган көннәрен билгеләп узалар

Тереклекнең яшәү чыганагы булган сулыкларыбыз - бәһасез байлыгыбыз! Аларны чистарту, яңарту, карау-тәрбияләү - зур бурыч һәм савап. Чишмәбаш авылының текә тавы битеннән ничә гасырлар буе мул сулы булып агып ятучы Тау чишмәсенең суын алыр өчен, уңайсыз тау сукмагыннан өскә таба менәргә кирәк иде. Су белән тулы чиләкләрне аскан килеш кире...

Тереклекнең яшәү чыганагы булган сулыкларыбыз - бәһасез байлыгыбыз! Аларны чистарту, яңарту, карау-тәрбияләү - зур бурыч һәм савап. Чишмәбаш авылының текә тавы битеннән ничә гасырлар буе мул сулы булып агып ятучы Тау чишмәсенең суын алыр өчен, уңайсыз тау сукмагыннан өскә таба менәргә кирәк иде. Су белән тулы чиләкләрне аскан килеш кире төшүе дә бик кыен булгандыр. Су кадерле елларда, язгы ташу вакытларында таңнан торып чират алып, ярты авыл бу чишмәдән су китерде. Һәр йортка су кергәч, чишмә яннары ятим калды. Тик илаһи бер көч белән тау битеннән ургылып торган көмештәй чишмә суының тарту көче бар шул аның. Туган ягы табигатен бик яраткан, шушы җирдә яшибез, дип, авылда оя корып калган ир-егетләрнең инициативасы белән Тау чишмәсе авылга якынайды. Тау битеннән торба сузып, инеш аша, чишмәне авылдашларына якынайтып, матур өй дә ясап куйдылар егетләр. Улактан ташып аккан су, аяк астын юешләтмичә генә, махсус җир астына күмеп куелган торбадан кире инешкә барып кушыла. Утырып хәл алыр өчен матур эскәмиясе дә бар, кер чайкарга зур улак та куелган. Чишмә буена төшүче баскычлардан атлаганда, мондагы табигатькә хозурланмый мөмкин түгел - зифа булып үсеп киткән ак каеннар, төз наратлар инде буй җиткергән, үзләрен утырткан кешеләргә зекер әйтеп, һәйкәл булып утыралар.
Чишмәнең икенче туган көнен уздырырга бик күп кунаклар, авылдашларның олысы-кечесе җыелды. Чишмәбаш башлангыч мәктәбе укучыларының да ул көнне укулары чишмә буенда узды - авыл тарихына, кешеләренә кагылышлы бик күп мәгълүмат алдылар алар. Ә дәрес бирүчеләр - авыл җирлеге башлыгы Минефәрт Фәттахов, авылның имамы Шамил хәзрәт Шәфигуллин, сугыш ветераны Вахит ага Шәмсетдинов, авыл җитәкчесе Мәүлет Билалов һәм чишмәне төзекләндерүгә үзеннән зур матди ярдәм күрсәткән авылдашыбыз, "Бәкер " сәламәтләндерү үзәге табибы Җәмил Шәмсетдиновлар булдылар. Эшчеләрне бер бригадага туплап, шушы эшкә җитәкчелек иткән Илшат Хәкимҗановның осталыгына, төгәллегенә хәйран калырлык. Менә дигән прораб! Үз нигезенә йорт салгандай сөенеп, буш вакытларында килеп булышкан һәр авылдашының исемен хөрмәт белән телгә алды ул. Эшне баштан ахыргача башкарган Фәнис Абдуллин, Ринат Әхмәтҗанов һәм Илшат, Ришат, Рамил Хәкимҗановларга авыл халкының рәхмәте чиксез. Чишмә төзекләндерүнең иң зур чыгымын авыл җирлеге күтәрсә дә, авыл халкы да акчалата зур ярдәм күрсәткән. Мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция чишмәгә мәдхия җырлау булды. "Игенче" бүлекчәсе җитәкчесе Рафак Нәбиуллин әзерләткән хуш исле пылау белән Айгөл Әхкәмова сыйлады, Фәридә Сәгыйдуллинаның табада чыжлап торган коймаклары телеңне йотарлык иде. Клуб мөдире Нурия Галиева, китапханәче Илсөяр Корбановалар чишмә суы белән самавыр кайнатып, кунакларны кайнар чәй белән сыйладылар. Чишмә табынына авылдашлар алып килеп тезгән сый-нигъмәтләрдән дә авыз итеп, гөрләтеп бәйрәм иттеләр ул көнне чишмәбашлылар.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?source=wiz&fp=0&t-fh-594-pd-1&img_url=http%3A%2F%2Fbm.img.com.ua%2Fdnevnik%2Fphoto%2F673222%2F5%2F12405.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара чишмә