4 декабрь 2013 яңалыклары
-
Район прокуратурасында тагын гражданнарны кабул итәләр
12 декабрьдә район прокуратурасында гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Кабул итү 12.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
-
Кукмарада чишмәләр дә үзләренең туган көннәрен билгеләп узалар
Тереклекнең яшәү чыганагы булган сулыкларыбыз - бәһасез байлыгыбыз! Аларны чистарту, яңарту, карау-тәрбияләү - зур бурыч һәм савап. Чишмәбаш авылының текә тавы битеннән ничә гасырлар буе мул сулы булып агып ятучы Тау чишмәсенең суын алыр өчен, уңайсыз тау сукмагыннан өскә таба менәргә кирәк иде. Су белән тулы чиләкләрне аскан килеш кире...
-
Кукмара яшьләре наркоманиягә каршы иҗат фестивалендә катнашты
"Балкып яшә!" - район Мәдәният йортында наркоманлыкны кисәтү айлыгы кысаларында укучы яшьләрнең әнә шундый исем астындагы иҗат фестивале үтте. Бу чараның максаты -сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә тормышка карата актив позиция булдыру, үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү һәм бер үк вакытта сәләтле яшьләрне ачыклау иде. Аны оештыруда район яшьләр һәм спорт,...
-
Суга баткан корабльдә өч тәүлектән соң тере кеше табылган
Көнбатыш Африкадагы Нигерия дәүләтендә суга баткан суднода тере кешене тапканнар. Ул 30 метр тирәнлектәге су астында өч тәүлеккә якын утырган. Һәлакәт булган урынга килгән водолазлар үлгән гәүдәләрне табарбыз, дип уйлаганнар. Кинәт... корабль корпусыннан аларга таба кул сузылган. www. zoomby. ru материаллары буенча фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?source=wiz&fp=0&text=%D1%83%D1%82%D0%BE%D0%BD%D1%83%D0%B2%D1%88%D0%B8%D0%B9%20%D0%BA%3A%2F%2Ffs201.jpe.ru%2F0a79%2F2350825_49fcd9c4.jpg
-
Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Илһам Зарипов Кукмараның карлыганына кадәр тәмлерәк, дип саный
Янсыбы авылында туып үскән - Илһам Зариповның тормыш юлына күз салсаң - гаҗәпкә каласың. Әнисе аны моннан алмыш ел элек урып-җыю чорында - 21 августта дөньяга китерсә дә, таныклыгында туган көн датасы булып 26 ноябрь тора. Бабасы авыл мулласы булганлыктан, пионер сафларына да яшьтәшләреннән бер елга соңрак кабул итәләр аны....
-
Төркәштән 60 имза куелып килгән хатка җавапны Лилия Нургалиева эзләде
Безнең авыл Кукмарадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылыбызга йөри торган Кукмара-Төркәш автобусы маршруты ябылды. Балалар ялга кайта-китә алмыйча, без, өлкәннәр район үзәк дәваханәсенә һәм башка йомышлар белән Кукмарага бара алмыйча интегәбез. Төркәш авылы халкы. 60 имза куелган әлеге хатның күчермәсен һәм шушы ук маршрут ябылганга борчылып редакциябезгә килгән Кенәбаш авылыннан...
-
"Иделем акчарлагы" - 2013 республика бәйгесендә Кәркәүчтән Зөһрә Вилданова катнашкан
Быел "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе унөченче тапкыр үткәрелде. Аны Татарстан буенча иң күләмле масштабта үтүче әдәби конкурсларның берсе дияргә дә була. Анда 14-30 яшьтәге иҗатчылар үзләрен проза, шигърият, драма, детектив, балалар әдәбияты номинацияләрендә сынап карый алалар. Быел миңа да анда катнашып, йомгаклау турына үтәргә насыйп булды. Бәйгегә чакыру алгач,...
-
Мәмәширдә балалар бакчасы балалары ДПС хезмәткәре һәм билет тикшерүче булып карады
Мәмәшир авылы балалар бакчасындагы передвижкада "Юл билгеләрен өйрәнү" исемле семинар-дәрес үткәрелде. Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башка авыллардан килгән тәрбиячеләр катнашты. Балалар ДПС хезмәткәре, билет тикшерүче һәм үтеп баручылар белән сөйләшү формасындагы интерактив уенда да көч сынашты.