Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде (фото)

Җиңү паркы каршындагы мәйданда балалар сәнгать мәктәбе һәм күппрофильле лицей укучылары әзерләгән концерт күрсәтелде

Бүген Җиңү паркы каршындагы мәйданда 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Әйләнә-тирә малай, кызларның шатлыклы көлгән яңгыравык тавышларына күмелде. Бар җирдә матур көй яңгырады. Тамашачыларга балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән "Бәхетле балачак" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Әлеге мәктәп һәм күппрофильле лицейның "Улыбка", "Конфетти" вокаль ансамбльләре, "Выше радуги" бию ансамбле һәм башка коллективларның көче белән әзерләнгән концерт һәркемдә якты, матур хисләр уятты. Балалар күзләрен бәйләп баудан бүләк кистеләр, асфальтта рәсем ясап, "Куркынычсыз җәй" дигән конкурста катнаштылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әкиятләр, балалар әсәрләре буенча викторина үткәрделәр, шулай ук балалар үзләрен курчак уйнатучы ролендә сынап карый алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk