Кукмарада 7 март көнне "Нәүрүз" бәйрәме була
7 мартта Кукмарада кышны озату - Нәүрүз бәйрәме була. Программада: -"Нәүрүз ашына, яз ашыга!" исемле сәхнәләштерелгән тамаша, -районның фольклор ансамбльләре һәм иң яхшы коллективлары чыгышлары, -карачкы яндыру, халык биюләре һәм әйлән-бәйлән уйнаулар, -Карга боткасы белән сыйлану, -спорт чаралары: аркан тарту - ирләр һәм хатын-кызлар командалары, армрестлинг(ирләр, хатын-кызлар), гер чөю (ирләр,...
7 мартта Кукмарада кышны озату - Нәүрүз бәйрәме була.
Программада:
-"Нәүрүз ашына, яз ашыга!" исемле сәхнәләштерелгән тамаша,
-районның фольклор ансамбльләре һәм иң яхшы коллективлары чыгышлары,
-карачкы яндыру, халык биюләре һәм әйлән-бәйлән уйнаулар,
-Карга боткасы белән сыйлану,
-спорт чаралары: аркан тарту - ирләр һәм хатын-кызлар командалары, армрестлинг(ирләр, хатын-кызлар), гер чөю (ирләр, хатын-кызлар),скакалка белән сикерү(ирләр, хатын-кызлар),чаңгы шуу буенча эстафета (ирләр 3х5 км, хатын-кызлар 3х3 км).
Бәйрәм 9.00 сәгатьтә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда башлана.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
фото: http://supersolnishco.net/page/319
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев