5 март 2015 яңалыклары
-
BMW руле артына утырган правасыз яшүсмер машинасы белән юл читенә төшкән
4 мартта, 20.30 сәгатьтә, Казан-Оренбург юлының 249нчы чакрымында юл фаҗигасе була. Фаразлар буенча, 1997 елгы «БМВ-730» автомобиле шоферы тиешле тизлекне сакламый һәм юл читенә төшә. Нәтиҗәдә шофер һәм аның 1995 елгы пассажиры дәваханәгә җибәреләләр. Руль артына утырган яшүсмернең транспорт йөртү таныклыгы булмый. 4 март көнне Татарстанда 32 юл фаҗигасе булган,...
-
Яшьли вафат булган Рамил Нуриев истәлегенә мини футбол һәм волейбол ярышлары узды (+фото)
Зур Кукмара авылында "Ялкын" спорткомплексында яшьли вафат булган Рамил Нуриев истәлегенә бишенче тапкыр мини футбол һәм волейбол ярышлары үткәрелде. Ярыш Татарстан республикасы гимны астында флаг күтәрү һәм бер минут тынлык белән мәрхүмне искә алудан башланып китте. Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгы Марат Галиев , "Агрохимсервис" оешмасы директоры Валерий Тимофеев, Зур...
-
Берәү 700 килограммлы дөяне күтәргән
Чиләбе шәһәреннән килгән батыр Эльбрус Нигъмәтуллин дөнья рекорды күрсәткән. Ул җилкәсенә 200 килограммлы конструкциягә баскан 700 килограммлы дөяне күтәргән көе 45 секунд торган. Платформага тагын 230 килограммлы йөк өстәп, 1030 килограммны 23 секунд тотып торган. Бу әле чик түгел, дигән спортчы. Чыганак: http://www.chelny-izvest.ru/top5/35485.html фото: http://newsukraine.com.ua/news/201202-na-ukrainskoj-granice-umirayut-rossijskie-verblyudy/
-
Интернет аша танышу 17 яшьлек егет өчен аяныч тәмамланган
Казанда 17 яшьлек егет Интернет аша бер кыз белән танышкан. Алар кыз яшәгән йортның подъездында очрашу билгеләгәннәр. Кыз китеп торганда , баскыч янындагы мәйданчыкта ике егет пәйда булган. Алар бу егеткә һөҗүм итеп, аны шарф белән буа башлаганнар һәм кесәсеннән ике кәрәзле телефон һәм акчаларын алганнар. Исән калган егет тукталышка...
-
Мәмәшир мәдәният йортында “Җиңү салюты” дигән зур фестиваль узды
Сугыш...сугыш, каһәр төшкән сугыш. Cинең белән тиңсез яуларда күпме япь-яшь ир-атларыбыз башын салды. Сөергә-сөелергә дә өлгермәгән күпме гашыйк йөрәкләр янды. Яу кырларында ятып калганнарның күпме туасы балалары калды. Шулай дип күз алдына китерәсең: авылыбыз бала-чага ыгы-зыгысы, чыр-чуыннан, ата-ананың бәхетле елмаюыннан гөрләп торыр иде. Барысына да сугыш гаепле. Безнең Мәмәшир һәм...
-
Кукмарада 7 март көнне "Нәүрүз" бәйрәме була
7 мартта Кукмарада кышны озату - Нәүрүз бәйрәме була. Программада: -"Нәүрүз ашына, яз ашыга!" исемле сәхнәләштерелгән тамаша, -районның фольклор ансамбльләре һәм иң яхшы коллективлары чыгышлары, -карачкы яндыру, халык биюләре һәм әйлән-бәйлән уйнаулар, -Карга боткасы белән сыйлану, -спорт чаралары: аркан тарту - ирләр һәм хатын-кызлар командалары, армрестлинг(ирләр, хатын-кызлар), гер чөю (ирләр,...
-
7 мартка кадәр газета-журналларга очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
Абунәчеләр игътибарына! 7 мартка кадәр үзегез яраткан басмаларга 2014 елныкыннан түбәнрәк бәяләргә язылырга мөмкин булачак. Бу ункөнлектә федераль һәм региональ матбугат чаралары катнашып, әбүнәчеләргә ташламалар ясаячак. Моның өстенә Россия Почтасы да бәяләрне киметәчәк: федераль басмаларга - 5 процент, региональ һәм җирле басмаларга - 10 процент күләмендә. фото http://vk.com/wall186949637_2534
-
Кукмарада бер атна эчендә ике үтерү белән янау очрагы булган
Узган атнада Кукмара эчке эшләр бүлегендә 90 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның дүртесе - җинаятьләр турында. 23 февральдә, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче кулына пычак тотып - әнисенә, шушы ук көнне Кукмарада яшәүче икенче бер кеше бертуганына үтерү белән янаган. 24 февраль төнендә Березняк кешесе, авылдагы кибетнең тәрәзәсен ватып...
-
“Олимп”та Илнар Сафин истәлегенә хоккей ярышы узды (+фото)
Анда Кукмараның "Ветераннар", "Кукмара", Балтач, Арча районнарының хоккей командалары катнашты. Беренче урынны - Кукмараның "Ветераннар", икенче урынны - Кукмараның "Кукмара", өченче урынны Балтач командасы алды. Иң яхшы капкачы дип Элвиз Фәйзуллин ("Ветераннар" командасы), иң яхшы сакчы дип Илшат Галимуллин ("Кукмара" командасы) танылды. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотолары
-
Туганының өч кечкенә баласы янып үлүдә гаебе булган 24 яшьлек егеткә суд булачак
Буада 24 яшьлек Михаил Шинкарукка суд булачак. Аның аркасында туганының 4, 3, 1 яшьләрдәге балалары янып үлә, дип хәбәр итә СКР пресс-службасы. Хокук саклау органнарының версиясе буенча, үткән елның 25 ноябрендә Михаил үзенең Нармонка авылындагы өендә вакытта, апасы аңа өч кечкенә баласын карап торуын сорый. Әмма ул сабыйларның үзләрен генә...
-
Балык чиреннән котылып булмый, диләр кукмаралылар
Бер дус кызымның ире инде байтак еллар балык тоту белән "җенләнә". Ел фасылының кайсы гына вакытын алма, әзрәк эшеннән бушауга ук, дуслары белән елга-күл буйларыннан кайтып керми. "Баруын бара инде ул, тик менә кайтканда һичьюгы берәр балыгы буламы соң аның?" - дип кызыксынам. -Һай сине, үзеңнең балык тотып караганың булмагач,...
-
Кукмарада "Ел тәрбиячесе-2015" титулына Иске Юмьядан Лариса Антонова лаек булды
Поселокның "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры узды. Беренче урынны Иске Юмья балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Антонова алды. Икенче-өченче урыннарны исә "Каенкай" балалар бакчасыннан Ләйсән Җәләлиева, "Кыңгырау"дан Гөлфия Исмәгыйлевалар бүлеште. Мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар арасында нинди генә конкурс-бәйгеләр оештырылмый?! Иң уңган-булган, үз эшләренең чын осталары...