Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районыннан алты кешелек делегация эш визиты белән Венгриядә булып кайтты (фото)

Әлеге сәяхәтнең максаты - Венгриядә алдынгы технологияләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу

Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Венгриядә булып кайтты. Делегация составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар бар иде. Әлеге сәяхәтнең максаты нәселле таналар сатып алу өчен алдынгы хуҗалыкларда булып, алардагы эш алымнары, терлек үстерү технологияләре белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем бирүнең яңа формаларын өйрәнү.

-Мин ветеринария хезмәткәре булгангамы беренче шуңа игътибар иттем: кайсы мал торагына гына керсәң дә, махсус кием тәкъдим итәләр. Ферма территориясенә техника да дисбарьер аша кертелә. Билгеле, бу төрле чирләрдән саклануда мөһим чара, башкача булмый да, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин, Венгриядә күргәннәре белән уртаклашып.

Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 9 июнь саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев