Кукмара районы ветераннары Сабада кәҗә кымызы белән сыйланганнар
Ике район дуслыгын өлкән буын саклап яши белә. 9 июльдә Кукмара районы ветераннары районыбыз хуҗалыкларында кунакта булып китте, дип хәбәр итә http://www.saby-rt.ru сайты. "Телевизордан күреп, матбугаттан укып сездәге уңай үзгәрешләрне белеп торабыз. Районыбыз ветераннары белән килеп, үз күзләребез белән күрергә булдык", - ди Кукмараның ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров. Алар...
Ике район дуслыгын өлкән буын саклап яши белә. 9 июльдә Кукмара районы ветераннары районыбыз хуҗалыкларында кунакта булып китте, дип хәбәр итә http://www.saby-rt.ru сайты.
"Телевизордан күреп, матбугаттан укып сездәге уңай үзгәрешләрне белеп торабыз. Районыбыз ветераннары белән килеп, үз күзләребез белән күрергә булдык", - ди Кукмараның ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров. Алар "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы һәм "Лукоз-Саба" фермасындагы кәҗәләр тормышы белән танышты. Кәҗә сые - кымыз, сыр, йогурт һәм башка төр продукциядән авыз итте. Лесхоздагы орлыкчылык-селекцион үзәктә булып, агач эшкәртүнең яңа технологиясе белән таныштылар. Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче яшьтәшләренең хәлләрен белештеләр.
Замирә Сәмигуллина
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=745.G35UA8ZJ3SwsOPDTqi_igEsbulM-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев