10 июль 2015 яңалыклары
-
Татьяна Навка кияүгә чыга
Тимераякта шуу буенча Олимпия чемпионы Татьяна Навка быел җәй Россия Президенты пресс-секретаре Дмитрий Песковка кияүгә чыга. Туй тантанасы Сочида булыр дип көтелә. 40 яшьлек спортчының 15 яшьлек кызы бар. Икенче баласына бер яшь тула, дип яза tuylar.ru сайты.
-
Җөринең “Питрау” бәйрәме кукмаралыларны үзенә дәшә
Иртәгә, 11 июль көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме узачак. Бәйрәм программасында ниләр генә юк. Атлар чабышы (17.00 сәгатьтә), милли уеннар, конкурслар, эстрада йолдызлары чыгышы, дискотека, лазерлы-шоу һәм башкалар. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы 18.00 сәгатьтә була. Бәйрәм салюты төне сәгать бердә була, дип хәбәр итә mamadysh-rt.ru сайты. Кыскасы, барыгыз күрегез,...
-
Бер ир-ат “Кама акуласы” тоткан
http://chistopol-rt.ru сайты хәбәр итүенчә, Чистайда яшәүче Александр Емельянов 70килограммы сом балыгын тоткан. Аны әтисе белән бергә тартып чыгарган. Балык белән көрәш 40 минут барган, ахырда ул көчсезләнгән. Александрның әтисе, кулына сөлге урап, балыкны ярга тартып чыгарган. Өйгә алып кайтып, үлчәп карасалар, исләре киткән - 70 килограмм! Чистайда мондый сомны күптән...
-
Кукмара районы ветераннары Сабада кәҗә кымызы белән сыйланганнар
Ике район дуслыгын өлкән буын саклап яши белә. 9 июльдә Кукмара районы ветераннары районыбыз хуҗалыкларында кунакта булып китте, дип хәбәр итә http://www.saby-rt.ru сайты. "Телевизордан күреп, матбугаттан укып сездәге уңай үзгәрешләрне белеп торабыз. Районыбыз ветераннары белән килеп, үз күзләребез белән күрергә булдык", - ди Кукмараның ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров. Алар...
-
41нең ачы язмышы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы дигәндә хатирәләр яңара гына бара. Сугыш ачысын күрмәсәм дә, Пычак авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны әтием Канәфи Фатыйхов һәм хезмәт ветераны әнием Өммегөлсемнең сугыш турында әрнеп сөйләүләре әле дә хәтеремдә. Әти сугышта күргән-кичергәннәрен һичкайчан онытылмаслык кырыс истәлек дип кенә түгел, ә әхлакый сабак итеп тә карый...
-
КамАЗ җиңел машинаны изеп үк бетергән: 23 яшьлек егет урында ук үлгән
Яшел Үзән районындагы юл фаҗигасендә 23 яшьлек егет - Данил К.ның гомере өзелгән. Бу хәл 8 июльдә 15.00 сәгать тирәсендә Сафоново-Помары юлында булган. Егет үзенең ВАЗ-2110 автомобилендә, каршы полосага чыгып, алдагы машинаны урап узмакчы булган, әмма игътибар итеп бетермәгән, каршы килүче КамАЗ автомобиле белән бәрелешкән. КамАЗ аның машинасын изеп үк...
-
Кукмарада терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара
Табигать яңгырлары белән көйсезләнеп торса да, авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор - терлек азыгы хәзерләү бара. Яңгырын да күпсенмибез, анысы да кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча шәхси хуҗалыкларга да өләшүне кертеп, 17200 тоннан печән әзерләнгән. Ә күмәк хуҗалыклар буенча бу сан...
-
Мамадышта яшәүче хатын чупакабраны күргән
Мамадышта яшәүче Марина Полякова Пузанка тавында чупакабраны күрдем, дип раслый икән. Ул анда җиләк җыйган. -Кичке сигезләр тирәсе иде. Безнең яннан көнгерәгә охшаган сәер җәнлек үтте. Йонсыз үзе, озын койрыклы, алгы аяклары кыска бу хайван сикерә-сикерә йөгерә иде. Безне күрүгә бер мизгелгә туктап карады да, тау буйлап аска таба китеп...
-
Кукмара районында 235 кеше “Социаль ипотека” программасы буенча фатирлы булды
Эштән арып-талып кайтканнан соң, барлык борчу-мәшәкатьләрне оныттыру өчен үз почмагың булуга җитми инде ул, җәмәгать! Бер танышыбыз әйтмешли, үз ачкычың белән өеңнең ишеген ачып керү дә ни тора бит! Торак бәяләре бик кыйммәт, аны сатып алу һәркемнең көченнән килмәскә дә мөмкин, диярсез?! Әлбәттә, шулай. Әмма бүгенге көндә аеруча популяр булган,...