Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара беренче гимназиясе яңалыклары

Хокук һәм тәртип саклау айлыгы уңаеннан гимназиядә полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы, районда эшләп килүче гаилә бәхетсезлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр булып китте. Алар башлангыч сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Инспекторлар балаларга урамда, җәмәгать урыннарында, өйдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр,...

Хокук һәм тәртип саклау айлыгы уңаеннан гимназиядә полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы, районда эшләп килүче гаилә бәхетсезлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр булып китте. Алар башлангыч сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Инспекторлар балаларга урамда, җәмәгать урыннарында, өйдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, үз-үзеңне саклауның биш кагыйдәсе язылган белешмә тараттылар.

***

Поселокның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионда районның 11 сыйныф укучылары ГТО нормалары тапшырды. Гимназиянең 7 чыгарылыш укучысы да 1000 метрга һәм 2 чакрымга йөгерүдә үзләрен сынады.

***

Өлкәннәр декадасы уңаеннан гимназия укучылары "Тылсым" үзәгендә ял итүчеләр өчен концерт куйдылар. Малай-кызлар өлкәннәрне, әби-бабайларны бәйрәм белән котладылар, шигырьләр, мәзәкләр сөйләделәр, җырладылар, акробатик номерлар күрсәттеләр. Укучыларның чыгышлары үзәктә ял итүчеләргә бик ошады.

***

Ветеран укытучылар, техник хезмәткәр хөрмәтенә гимназиядә бик матур бәйрәм оештырылды. 5 сыйныф укучылары концерт куйдылар, өлкәннәргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, истәлекләр белән үрелеп барды.

***

Гимназиягә ЮХИДИ инспекторлары килде. Алар укучыларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгатьләрендә катнаштылар. Өс киемнәренә һәм сумкаларына беркетү өчен башлангыч сыйныф укучыларына яктылыкны кире кайтара торган "смайлик"лар таратылды.

***

Район күләмендә оештырылган "Юннат - 2016" күргәзмә-ярминкәсендә дә актив катнаштык. Сатып алучыларга үзебезнең бакчада үстерелгән яшелчәләрне, кулдан ясалган эшләнмәләр тәкъдим иттек. Барлык номинацияләр буенча да тупланган баллар нәтиҗәсендә район мәктәпләре арасында икенче урынны алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев