28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шәһәрдән читкә чыкмаска өнди
Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга әзерләргә һәм автомобильнең техник төзеклелегенә игътибар итәргә, яктырткыч приборларны, тәрәзә чистарткычны, электрүткәргечләрне аккумляторны һәр сәфәр алдыннан тикшерергә...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 29 октябрьдә синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый, кар явуы ихтимал. Температура иртән -1, көндез 0 градус булачак, кичкә -3 градуска төшәчәк. Атмосфера басымы 744 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Кукмара беренче гимназиясе яңалыклары
Хокук һәм тәртип саклау айлыгы уңаеннан гимназиядә полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы, районда эшләп килүче гаилә бәхетсезлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр булып китте. Алар башлангыч сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Инспекторлар балаларга урамда, җәмәгать урыннарында, өйдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр,...
-
Кукмара районында юл фаҗигасе: укучы бала зыян күргән
21 октябрьдә, иртәнге сәгать 07.20 тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының 5нче чакрымында юл фаҗигасе була. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ВАЗ-2106 шоферы, һава шартларын исәпкә алмавы, тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм автомобиль каршы як юл читенә төшеп каплана. Фаҗигадә 1999 елгы үсмер зыян күрә,...
-
КФУ студентлары һәм укытучылары Кукмара музее белән танышты
Казан Федераль университетының тарих факультеты студенты һәм укытучылары Кукмара төбәк музеенда булып киттеләр. Аларның төп максаты: Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен һәм үзенчәлекләрне өйрәнү. Башкала кунаклары өчен музейда киңәйтелгән экскурсия оештырылды.
-
Мөнир Рахмаев – "Голос"та остаз!
"Беренче канал"да бара торган "Голос" тапшыруына нигезләнеп, Казанның 19нчы гимназиясендә шул ук исемдә проект старт алды. "Наставник"лар, ягъни остазлар ролен эстраданың популяр җырчылары Мөнир Рахмаев, Илнар Ялалов һәм Лилиана Газизова башкара. - Проектка 19нчы гимназиядә эшләүче һәм шушы идеяне тәкъдим итүче Алексей Родионов чакырды. Сайлап алу турыннан соң минем төркемгә...
-
Нәфисә Хәйруллина, яшерен генә кияүгә чыгып, Мәскәүгә китә? (ФОТО)
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллина, үзәкләрне өзеп, 51 яшендә якты дөньядан китеп барды. Бердәнбер кызы Нәфисә ялгыз калды. Аның белән әнисе турындагы хатирәләрне барладык. - Нәфисә, син 15 яшеңнән әниеңнән калдың. Аны искә алмаган көнең дә юктыр. Балачакта ул сине ничек тәрбияләде? - Әни белән үткән көннәрем бик...
-
Түбән Өскебашта зиратка бара торган күпер кайчан төзекләндерелер? (сорау-җавап)
Минем Түбән Өскебаш авылыннан чыгып киткәнемә байтак еллар инде. Шулай булса да, туган авылыма еш кайтып йөрим. Әле күптән түгел генә якыннарымның каберлекләрен зиярәт кылырга, чистартырга, буярга кайткан идем. Әмма зиратка бара торган күпер бик куркыныч хәлдә, аннан йөрерлек түгел. Авыл халкыннан сорап белешкән идем. -Бу турыда җирлек башлыгы белә,...
-
Коточкыч янгын аркасында өч гаилә йорт-җирсез калган (ФОТО)
Яшел Үзән районында шәхси йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын бүген иртән Октябрьский бистәсендәге Транспорт урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта йорт ачык ут белән янган. Янгынның гомум мәйданы 114 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын аркасында берәү...
-
Кукмара мәдрәсәсендә киңәшмә үтте
Кукмара мәдрәсәсендә мәчетләр каршында белем бирүче мөгаллимә һәм абыстайлар катнашында киңәшмә узды. Мәдрәсә директоры Ришат Курамшин яңа уку елына булган бурычлар белән таныштырды, Гөлсинур Әхсәнова "Абыстайлар әдәбе" темасына чыгыш ясады. Катифә Низамова (Өлге), Галия Мөхәммәтовалар (Манзарас) Татарстан мөгаллимәләре форумында алган фикерләре, ә Кәркәүчтән Рузилә Гыйльфанова, Туембаштан Миләүшә Сәетовалар Хаҗ кылу...
-
Тиздән Кукмара почтамтында халыкка “Почта–банк” бүлеге хезмәт күрсәтәчәк
Кукмара почтамты бинасында тиздән халыкка "Почта-банк" бүлеге хезмәт күрсәтә башлаячак. Аның эшчәнлеге, нинди төр хезмәтләр күрсәтелүе белән 31 октябрьдә сәгать 11дә булачак презентациядә танышырга мөмкин.
-
Баласына этил спирты эчергән хатынның бер кызы – вафат, ике улы – приютта
Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче 29 яшьлек Римма Черчесова кеше ышанмаслык җинаять кыла. Июль аенда туган баласының ризыгына ул ике ай буе спирт кушып бирә. Этил спирты белән агуланып, ана назының ни икәнен дә тоярга өлгермәгән сабыйның йөрәге туктый... Табиблар нарасыйның баш мие һәм үпкәләре кабаруын ачыклый. Малайның канында 40...
-
Роза Салихова - 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы (фото)
«Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!"- дигән бер галим. Хак сүзләр. Кукмара районы Балыклы авылында туып-үсеп, үзенең 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күпсанлы Мактау грамоталарына, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган югары категорияле укытучы Салихова Роза Касимхан кызы хезмәт юлын 1974 елда Олыяз сигезьеллык мәктәбендә...