Күрше Балтач районында мәктәп укучылары агуланган
Балтач районында булган әлеге хәлне прокуратура тикшерә башлаган. Кичә булган хәл турында кайбер электрон басма мәгълүмат чараларында бастырылып чыкканнан соң хәбәр хокук сагындагыларны да аякка бастырган. Күңелсез хәл Балтач районының Кече Лызи авылындагы урта мәктәптә булган. Биредә 30 укучы үзен начар хис иткән, аларда агулану билгеләре күренгән. Өч укучыны Саба...
Балтач районында булган әлеге хәлне прокуратура тикшерә башлаган.
Кичә булган хәл турында кайбер электрон басма мәгълүмат чараларында бастырылып чыкканнан соң хәбәр хокук сагындагыларны да аякка бастырган. Күңелсез хәл Балтач районының Кече Лызи авылындагы урта мәктәптә булган. Биредә 30 укучы үзен начар хис иткән, аларда агулану билгеләре күренгән. Өч укучыны Саба районы хастаханәсенә алып баралар.
Хәзер Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күрсәтмәсе буенча балаларны тукландыру белән бәйле канун һәм кагыйдәләрнең үтәлеше тикшерелә. Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53040-baltach-rayonyinda-m
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев