14 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Күрше Балтач районында мәктәп укучылары агуланган
Балтач районында булган әлеге хәлне прокуратура тикшерә башлаган. Кичә булган хәл турында кайбер электрон басма мәгълүмат чараларында бастырылып чыкканнан соң хәбәр хокук сагындагыларны да аякка бастырган. Күңелсез хәл Балтач районының Кече Лызи авылындагы урта мәктәптә булган. Биредә 30 укучы үзен начар хис иткән, аларда агулану билгеләре күренгән. Өч укучыны Саба...
-
Бала авырса, бакча гаеплеме?
Бактың исә, балалар бакчасындагы төркемдә сабыйлар саны күбрәк булган саен, малай-кызлар акрынрак үсә икән. Россия галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Зур төркемгә йөрүче балалар бронхит, астма кебек авырулар белән дә ешрак чирли, дигәннәр. Әгәр бакчадагы төркемдә сабыйлар саны 25тән күбрәк икән, мондый балаларның үсешендә тоткарлану куркынычы арта. Роспотребнадзор каршындагы фәнни...
-
“Восток” хуҗалыгында семинар узды (+Фото)
"Восток" хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2015 елның эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар Түбән Шәмәрдән авылындыгы терлекчелек комплексында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, шулай ук чәчүлек орлыкларның сакланышын карадылар, техника ремонтының барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, 2016 елга...
-
Манзарас китапханәсендә Искечә Яңа елны каршылаганнар
Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова Искечә Яңа ел каршылау бәйрәмен үткәрде. Кичә җыр-бию, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Китапханәче ел буена иң күп китап алучыларга бүләкләр тапшырды.
-
Сәрдекбаш авылы китапханәсендә һәрдаим төрле чаралар уза
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Нәбиева китап укучылар өчен 1945нче елда Совет гаскәрләренең Висло-Одерск операциясен башлаган көн турында әңгәмә үткәрде. Алар белән бергәлектә, Конев һәм Жуков җитәкчелегендәге гаскәрнең көчле әзерлекле булуы аркасында, Польша янындагы немец гаскәрләрен тар-мар итә алулары турында фикер алышынды.
-
Биш кеше агуланып үлгән
Фаҗига 14 гыйнварга каршы төндә Башкортостанның Бөре шәһәрендә булган. Газга агуланып үлүчеләр арасында балалар да бар. Шәһәрдәге бер йортта яшәүчеләр күрше фатирдан килүче газ исе сизеп ала. Тиз арада ашыгыч хезмәтнең кизү бүлегенә шалтыраталар. Ишекне каерып ачканда соң була инде - ике хатын-кыз һәм 6, 8, 9 яшьлек өч баланың...
-
Ленар Яшен ни өчен йөргән кызы белән аерылган?
Яшь җырчы Ленар Яшен очрашып йөргән кызы белән аерылышкан. Бу күңелсез хәлдән соң, Ленар интернет челтәреннән сөйгән кызы белән бергә төшкән фотосурәтләрне дә алып куйган. Әле кайчан гына бәхетенә куанып йөргән җырчы егет яраткан кешесе белән ни сәбәпле аерылышкан икән? - Илүзә - Азнакай кызы. Аның белән радиода «Буйдак-шоу» тапшыруында...
-
2016 ел – Пассажир елы
"Россия тимер юллары" җәмгыяте тарафыннан 2016 ел Пассажир елы дип игълан ителде. Бу хакта компаниянең президенты Олег Белозеров җиткергән. Шулай итеп, 2016 елда төп эшчәнлек тимер юл хезмәтене уңайлы һәм сыйфатлы итүгә юнәлдерелә. Шулай ук тимер юл транспорт хезмәтләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга, гомумән тармакның үсешенә дә зур игътибар биреләчәк. Елның...
-
Ренат Ибраһимов белән бергә җырлап үстек, ди кукмаралы Рафис Зарипов
Мәшһүр җырчы, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Ренат Ибраһимовны балачагында җәйге каникулларда Туешта яшәүче әбисенә алып кайтып куялар иде. Әбисе Манзарас ягыннан Туешка кергәндә икенче йортта яшәде. Бакчасында алмалары бик күп була, без - бала-чаганың кулында 10-15 тиен акчасы булса, Ренатның әбисенә алма алырга бара идек. Ул үзе дә уйнарга чыкканда...
-
Владимир Путин Югары Комарда яшәүче Екатерина апага открытка җибәргән
Югары Комар авылында гомер итүче Петрова Екатерина Мироновна үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев та юбилярга үзенең котлауларын ирештерде.