Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күппрофильле лицей укытучылары хезмәттә дә, сәнгатьтә дә беренче

Казанда эшче яшьләрнең республика иҗат фестивале узды. 40 команданың 15е финалга үтте һәм "Пирамида"да Гала-концертта катнашты. Финалистлар арасында поселокның күппрофильле лицееның эшче яшьләре командасы да бар иде. Алар призлы өченче урынны алып кайттылар. -Тырышлыгыбыз бушка китмәде, җиңү белән кайттык, - ди команда җитәкчесе Ләйсән Салихова. - Фестивальнең финал өлешенә визит...

Казанда эшче яшьләрнең республика иҗат фестивале узды. 40 команданың 15е финалга үтте һәм "Пирамида"да Гала-концертта катнашты. Финалистлар арасында поселокның күппрофильле лицееның эшче яшьләре командасы да бар иде. Алар призлы өченче урынны алып кайттылар.

-Тырышлыгыбыз бушка китмәде, җиңү белән кайттык, - ди команда җитәкчесе Ләйсән Салихова. - Фестивальнең финал өлешенә визит карточкасы тәкъдим итү, бию, ансамбльдә җыр, аерым башкаручылар чыгышлары, "Минута славы" бәйгесе, хәтта күңелле стартлар уены да бар иде. Безнең команда "Барысы да үзебезнекеләр" дип аталды. 12 команда арасында өченче урынга чыгу безнең барыбыз өчен дә зур мәртәбә. Спонсорлык ярдәме күрсәткән тегү фабрикасына, һәрдаим җиңүгә рухландырып торган директорыбыз Любовь Камаловага аеруча рәхмәтлебез.

"Пирамида"да узган Гала-концертның беренче өлеше шимбә көнне - 21 декабрьдә, икенче өлеше 28 декабрьдә "ТНВ-Яңа гасыр" каналында күрсәтеләчәк. Кукмаралыларның чыгышларын карарга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев