19 декабрь 2013 яңалыклары
-
Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Район Советында терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгы чаралары күрү, мәгариф учреждениеләрендә терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларны ачыклау, аларны кисәтү һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
Кукмара егете Салават Закиров авыруын да, читенсенүен дә җиңә алган
Салават Закиров белән газетабызның даими укучылары яхшы таныш. Мөмкинлекләре чикләнгән әлеге малайның сау-сәламәт балалардан калышмыйча яшәргә омтылуы, шахмат уеннарында зур уңышлар яулавы турында язмалар чыгып торды. Соңгы язма дөнья күргәннән соң нәкъ җиде ел гомер үткән. Җиде... Могҗизалы һәм серле сан бу. Шушы еллар эчендә Салаватның, егет булып җитлегеп, тормышта...
-
Күппрофильле лицей укытучылары хезмәттә дә, сәнгатьтә дә беренче
Казанда эшче яшьләрнең республика иҗат фестивале узды. 40 команданың 15е финалга үтте һәм "Пирамида"да Гала-концертта катнашты. Финалистлар арасында поселокның күппрофильле лицееның эшче яшьләре командасы да бар иде. Алар призлы өченче урынны алып кайттылар. -Тырышлыгыбыз бушка китмәде, җиңү белән кайттык, - ди команда җитәкчесе Ләйсән Салихова. - Фестивальнең финал өлешенә визит...
-
"Олимп"та Кукмара киез итек-киез комбинаты призына хоккей ярышы булачак
4 гыйнварда "Олимп" боз сараенда Кукмара киез итек-киез комбинаты призларына 1999 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында шайбалы хоккей ярышлары булачак. Турнир 9 сәгатьтә башлана. Спорт ветераннарын һәм хоккей сөючеләрне ярышлар карарга чакырабыз. фото: http://fpg.ucoz.ru/photo/sport/khokkej/khokkej/4-0-2
-
Кукмарада "Донор көне" була
Әгәр дә сез башкалар язмышына битараф булмасагыз, авыр хәлдә калучыларга шәфкатьлелек күрсәтеп, ярдәм итәргә телисез икән, 24-25 декабрьдә Кукмарада үтә торган "Донор көне"ндә катнаша аласыз. Республиканың кан салу станциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә Кукмара үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә теләүчеләрне көтеп кала. Беренче тапкыр кан бирүчеләргә туклану өчен 300 сум, быел...
-
Кукмарада "Кукмара кышы" җыр бәйгесе узачак
Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе үткәрәләр. Фестиваль-конкурс 3 этаптан тора. 1 этап - сайлап алу турлары. 2 этап - ярымфинал. 3 этап -...
-
Полиция хезмәткәрләре пиротехник эшләнмә алып кайтып сатучы, кулланучыларны аерым контрольдә тота
Яңа ел чорында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район халкының иминлеген тәэмин итү максатында пиротехник эшләнмәләр тарату, саклау һәм кулланучыларны аерым контрольгә алалар. Тиешле кагыйдәләрне, закон таләпләрен бозучыларга административ беркетмәләр төзелә. Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә дә кисәтү әңгәмәләре уздыралар, участок инспекторлары пиротехник эшләнмә алып кайтып...