Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Күппрофильле лицей укучысы Ирек Галиев шахмат буенча Россия Чемпионатының ярымфиналыннан өченче урын алып кайтты

Самара өлкәсендәге "Циалковский" курорт комплексында Россия Чемпионаты ярымфиналы - XII Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән үз округларында җиңүче иң көчле шахматчылар катнашты. Кукмарадагы күппрофильле лицей укучысы, Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яулап, ике тапкыр укучылар арасында Россия беренчелегендә чемпион булып калган Ирек Галиев...

Самара өлкәсендәге "Циалковский" курорт комплексында Россия Чемпионаты ярымфиналы - XII Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән үз округларында җиңүче иң көчле шахматчылар катнашты. Кукмарадагы күппрофильле лицей укучысы, Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яулап, ике тапкыр укучылар арасында Россия беренчелегендә чемпион булып калган Ирек Галиев әлеге ярышка бары тик бер генә максат - шахмат буенча Россия беренчелегенең югары лигасына юллама оту максаты белән барган иде. Ирек 11 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында чыгыш ясады, аны ярышларга тренер Дмитрий Лоскутов әзерләде.

Ирек бәйгедә бик матур нәтиҗә күрсәтте. 9 мөмкинлектән 7,5 очко туплап, ул 85 кеше арасыннан 3 урынны яулады. Ирек диплом, медаль һәм кубок белән бүләкләнде. Ул шулай ук киләсе елның апрель аенда Сочи шәһәрендә узачак Россия беренчелегенең югары финалында көч сынашачак. Аңа яңадан яңа җиңүләр телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pWuoe1BNcf