25 ноябрь 2013 яңалыклары
-
“Тылсым”да рәхәтләнеп ял иттек
"Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә ел саен диярлек ял итәм. Быелгы ялдан да бик канәгать калдык. Бүлек мөдире Розалия Җаббарова һәм аның белән эшләүче хезмәткәрләр һәркемгә игътибарлы. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар бар, пешергән ризыклары да тәмле. Без ял иткән өч атна эчендә нинди генә чаралар үткәрелмәде: үзәк китапханә китапханәчесе Тәскирә...
-
Күппрофильле лицей укучысы Ирек Галиев шахмат буенча Россия Чемпионатының ярымфиналыннан өченче урын алып кайтты
Самара өлкәсендәге "Циалковский" курорт комплексында Россия Чемпионаты ярымфиналы - XII Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән үз округларында җиңүче иң көчле шахматчылар катнашты. Кукмарадагы күппрофильле лицей укучысы, Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яулап, ике тапкыр укучылар арасында Россия беренчелегендә чемпион булып калган Ирек Галиев...
-
Кукмараның Фатих Әмирхан урамын су баскан (+фоторепортаж)
Иртән эшкә килүгә, телефон шалтырады. Кукмараның Фатих Әмирхан урамында яшәүче Эльмира Галиәхмәтованың борчылып шалтыратуы икән. -Өебез каршындагы су трассасы елга әллә ничә тапкыр тишелә. Кыш көне кар астында калып күренми, җәй көне исә су җиргә сеңеп бара. Ә менә бүгенге көндә, җир туңу сәбәпле, торбадан аккан су беркая да китә...
-
Купка авылында яшәүче Сәлим абый Сәләхов: “Аптыраганнан кабер ташы ясый башладым”
Кукмара элек-электән эшчән халкы, алтын куллы балта осталары белән дан тота. Купка авылында яшәүче Сәлим абый Сәләхов та әнә шундыйлардан. Кичке якта очрашырга сүз куешып, останың өенә юл тоттым. Агачтан матурлап эшләнгән, җыйнак кына йорт янына килеп туктадым. Язмамның герое шушында яши булса кирәк. Капка эченнән шак-шок суккалаган тавыш ишетелә....
-
Словакиялеләрне райондашыбыз Иван Попонин белән бәйле мәгълүматлар кызыксындыра
Без Кукмара районы кешесе, хәрби очучы, кече лейтенант Иван Иванович Попонинның тормышына кагылышлы мәгълүматлар белән кызыксынабыз. Иван Попонин 1922 елда Кукмарада дөньяга килә. 1941 елда армиягә алына. Ул 27 ШАД, 525 ШАП составында ИЛ-2 самолеты очучысы була, 1944 елның 8 ноябрендә хәбәрсез югала. Аның әтисе Иван Трофимович Кукмарада яшәгән. Мин...
-
Районыбызның талантлы укучылары премияләргә лаек булды
"Мәгариф" өстенлекле милли проекты кысаларында талантлы яшьләрне үстерү максатыннан премияләр бирелә. 2012-2013 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан республикасының һәм Россия федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге премиягә күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Ләйсән Мәрсетдинова, 11 сыйныфтан Роман Кузнецов, Нырья мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Лариса Николаева лаек булды. Бу...
-
Юбилейларын билгеләп үтүче сугыш һәм тыл ветераннарына Россия Президентының котлау хатлары бирелде
Кукмарадан Елена Туктаева, Бәдәр Кәшәпова, Дарья Андреева, Вахит авылыннан Сәгыйдулла Усманов, Түбән Казаклардан Мөхәмәт Фәтхетдинов, Камышлыдан Шәмсебикә Габделхакова, Балды Кенәдән Федосия Бәшироваларга ноябрь аенда 90 яшь тулды. Кукмарадан Әминә Закирова исә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш һәм тыл ветераннарына Россия Президентының котлау хатлары тапшырылды.
-
Тыныч һәм имин тормышта яшәүгә ни җитә?!
Агымдагы ел 21 октябрьдә Волгоград шәһәрендә булган террорлык акты белән дә тарихка кереп калыр, мөгаен. Бер төркем халык утырган автобуста Надия Асиялованың үз-үзен шәһит итүе нәтиҗәсендә 6 кешенең гомере урында ук өзелде, 47се төрле тән җәрәхәтләре алды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, тикшерүчеләр Надиянең сәламәтлеге дә начар булган, дип...
-
Кукмара дзюдочылары Бөтенроссия ярышында уңышлы чыгыш ясадылар
Казандагы "Тасма" балалар спорт мәктәбендә дзюдо буенча узган Бөтенроссия ярышларында 20 команда составында 300дән артык спортчы катнашты. Анда Кукмарадагы "Зилант" мәктәбендә шөгыльләнүче 1нче гимназия укучысы Алмаз Минисламов икенче урынны яулады. Күппрофильле лицейдан Ислам Закиров 5нче, 4нче мәктәптән Камил Шәфигуллин, Поч.Сутердан Владимир Виноградов 7нче урыннарга чыктылар. Марс БӘДРЕТДИНОВ, тренер фото: http://allnews.org.ua/martial_arts/4f1cc84a59e7a2687f000000/