Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кояшкай" приютына "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте килде (+фоторепортаж)

"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Дуслыкта, тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә" проекты кысаларында Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында булып китте. Викторина, концерт номерлары, видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барган әлеге тамаша күренекле рәссам Алсу Тимергалина үткәргән мастер-класс белән тәмамланды. 14 ел элек Казанда оешкан хәрәкәтнең Кукмара территориаль бүлеге дә...

"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Дуслыкта, тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә" проекты кысаларында Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында булып китте. Викторина, концерт номерлары, видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барган әлеге тамаша күренекле рәссам Алсу Тимергалина үткәргән мастер-класс белән тәмамланды. 14 ел элек Казанда оешкан хәрәкәтнең Кукмара территориаль бүлеге дә бар. Аны беренче көннән башлап Байлангар мәктәбе директоры Хатмулла Вакказов җитәкли.

-Экология, милли үзаң, халыкларның дус яшәве белән берьюлы шөгыльләнүче мондый формадагы хәрәкәт бары тик Татарстанда гына бар. Чөнки без авылларда да киңкырлы эшчәнлек алып барабыз, - дип сөйләде ул.

"Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова әйтүенчә, әлеге проект Татарстанның 21 приютында да тормышка ашырылачак. Кукмара - аларның унберенче сәфәре.

-Узган елның 19 июлендә экс-мөфти Илдус Фәизгә булган һөҗүм безне нык тетрәндерде. Моңарчы милли аңлашуда яшәгән республикабызда мондый хәлләр килеп чыгуына әле дә ышанып җитә алмыйбыз. Хәзер татар хатыннары, татар авыллары эчүгә сабышты, шуңа күрә милли тәрбияне дә балалардан башларга булдык. Приютларда катлаулы гаиләләрдән чыккан балалар җыела. Аларның күңелләрен күтәрү өчен җирле китапханәчеләр, артистлар белән бәйрәм оештырып, балаларга үзләрен рәссам итеп тою мөмкинлеге тудырабыз. Төсле буяуларны күргәч балалар шатлана, рәхәтләнеп иҗат итә. Шулай бервакыт рәсем ясаган баладан аны нишләтәсең дип сорадым. Ул: "Әнигә бүләк итәм". Икенче бала чарабызны телевидение төшерергә килгәнен белгәч: "Мине бүген әни телевизордан карыячак", - диде. Әти-әнисе нинди булуына карамастан, бала һәрвакыт аларга карата мәрхәмәтле булып кала икән... Инде ел ахырында Халыклар дуслыгы йортында иң матур рәсемнәрдән күргәзмә оештырып, авторларын Казанга җыярга ниятлибез, - дип сөйләде Алсу ханым.

Әлеге чарага карата биредә тәрбияләнүче балаларның да үз фикерләре бар.

Индира, 14 яшь:

-Безгә апаларның төсле буяулар алып килүләре ошады. Минем дә үскәч балаларга шундый бәйрәм үткәрәсем килә.

Азалия, 9 яшь:

-Бигрәк тә рәсем ясау, биюләр ошады... Беләсезме, мин рәсемдә салават күпере, күп итеп чәчәкләр, кояш, зәңгәр күк һәм өй ясадым. Күңелемә иң элек шулар килде.

Ефим, 15 яшь:

-Апаларның агачларны сакларга, табигатьнең кадерен белергә кирәк дигән сүзләре ошады. Буяулары ап-ачык иде. Рәсемдә табигатьне ясаганда күбрәк сары төсне кулландым. Мин якты төсләрне генә яратам...

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара кояшкай приют

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X