29 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарага җәй килә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, 30 май, пәнҗешәмбе көнне Кукмарада аязучан болытлы һава, температура көндез 24-27 градус, ә кичен 14-23 градус җылы булачак. Җил талгын, геомагнит кыры - тыныч. Атмосфера басымы 754 мм. терекөмеш баганасын тәшкил итә. Җылы һава алдагы көннәрдә дә сакланачак, яңгырлар әлегә күренми.
-
Китапханәчеләр рәссам Нурислам Галиевның иҗаты белән танышты
Район китапханәчеләренең шушы көннәрдә булган семинар-киңәшмәсе бу юлы Зур Кукмара авылында үтте. Авыл кешеләренең китап белән кызыксынуларын арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк - китапханәчеләр әнә шул хакта фикер алыштылар. Алар өчен үзенчәлекле кичә дә әзерләнгән иде. Шушы авылда яшәүчеләр рәссам, республикадагы күп кенә вакытлы матбугат басмаларының даими авторы, авыл тарихы...
-
Кукмара укучысы “Татарстан эрудиты – 2013”тә беренче урынны алды
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "Татарстан эрудиты - 2013" республика конкурсында катнаштылар. Күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы Алмаз Хәбибрахманов беренче урынны алды, Кукмара 3нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илдар Галимов лауреат булды. 4нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Инсаф Хисаметдинов исә бәйгедә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы белән...
-
Район Сабан туе 8 июньдә була
Район Сабан туе 8 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә. Программада: -театральләштерелгән тамаша; -өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш; -гер күтәрү: ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү категориясендә кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар; үсмерләр һәм кызлар; -ат чабышы; -шахмат (ирләр, хатын-кызлар); -шашка (ирләр, хатын-кызлар); -җиңел атлетика (ирләр, хатын-кызлар);...
-
Бурдан кала, уттан - юк
Кукмарада май аенда өч янгын чыгу очрагы теркәлгән. 18 майда "Восток" агрофирмасының Түбән Шәмәрдән авылындагы агач ярдыру цехы (пилорама) янып бетә. Көндез биредә газ белән эретеп ябыштыру эшләре башкаралар һәм янгын куркынычсызлык таләпләрен тиешенчә үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. 24 майда Янил авылында яшәүче Галина Шакирова хуҗалыгында чыккан ут артык зарар...
-
"Кояшкай" приютына "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте килде (+фоторепортаж)
"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Дуслыкта, тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә" проекты кысаларында Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында булып китте. Викторина, концерт номерлары, видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барган әлеге тамаша күренекле рәссам Алсу Тимергалина үткәргән мастер-класс белән тәмамланды. 14 ел элек Казанда оешкан хәрәкәтнең Кукмара территориаль бүлеге дә...
-
Кукмарада мәктәп яны лагерьлары 5 июньдә ачыла
Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру - бүгенге көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Районыбызның мәктәп яны лагерьларында быел - 850, ә "Нараткай"да 300 бала ял итәчәк, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 400 яшүсмерне эш белән тәэмин итәргә исәпли. -5 июньнән дә соңга калмыйча мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрергә...