Киров өлкәсендә булган коточкыч авариядә кукмаралылар һәлак булган
Юл фаҗигасе Вятка Аланы районының Урта Тойма авылы янында төнге сәгать 23.35тә була, дип хәбәр итә http://avto.kazanfirst.ru. Алдан фаразлаулар буенча, ВАЗ-2109 автомобиле шоферы - хатын-кыз руль белән идарә итүен югалта һәм нәтиҗәдә автомобиль юл читенә төшеп әйләнә. Һәлакәтттә руль артында булган хатын-кыз һәм аның ире алынган тән җәрәхәтләреннән һәлак булалар,...
Юл фаҗигасе Вятка Аланы районының Урта Тойма авылы янында төнге сәгать 23.35тә була, дип хәбәр итә http://avto.kazanfirst.ru. Алдан фаразлаулар буенча, ВАЗ-2109 автомобиле шоферы - хатын-кыз руль белән идарә итүен югалта һәм нәтиҗәдә автомобиль юл читенә төшеп әйләнә. Һәлакәтттә руль артында булган хатын-кыз һәм аның ире алынган тән җәрәхәтләреннән һәлак булалар, аларның алты яшьлек кызлары дәваханәнең реанимация бүлегенә җибәрелә. Әлеге гаилә Кукмарадан була.
Редакциядән: Юл һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак булганнарның туганнары, якыннары, газиз кешеләренең авыр кайгыларын уртаклашабыз. Бик авыр хәсрәт. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев