2 июнь 2015 яңалыклары
-
Вьетнам базарында кабат янгын чыккан (+Фоторепортаж)
Әлеге минутларда Казандагы Вьетнам базарында төзелеш ангары яна. Янгын турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Бу мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте дә раслады. Соңрак билгеле булганча, 11 43 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=11870
-
Кукмара районында коточкыч авариядә 1989 елгы ир-егетнең гомере өзелгән
Бүген, көндезге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлының бишенче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. Йөк төягән КамАЗ "УАЗ" буханка белән кара-каршы бәрелешә. Нәтиҗәдә "УАЗ" шоферы - 1989 елгы ир-егетнең гомере урында ук өзелә. КамАЗ шоферы район үзәк дәваханәсенә җибәрелә....
-
Киров өлкәсендә булган коточкыч авариядә кукмаралылар һәлак булган
Юл фаҗигасе Вятка Аланы районының Урта Тойма авылы янында төнге сәгать 23.35тә була, дип хәбәр итә http://avto.kazanfirst.ru. Алдан фаразлаулар буенча, ВАЗ-2109 автомобиле шоферы - хатын-кыз руль белән идарә итүен югалта һәм нәтиҗәдә автомобиль юл читенә төшеп әйләнә. Һәлакәтттә руль артында булган хатын-кыз һәм аның ире алынган тән җәрәхәтләреннән һәлак булалар,...
-
Игелекле кешеләрнең ярдәме кирәк
Июнь аенда Нормабаш авылы чишмәсе һәм бәйрәмнәр үткәрү мәйданчыгы төзекләндереләчәк. Бу эш шактый чыгым сорый. Авылдашлардан, якташлардан чишмәне һәм бәйрәм мәйданын төзекләндерүгә ярдәм күрсәтүне сорыйбыз. Акчаны мәчет кассиры Хәлимуллага тапшырырга мөмкин. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Төзелеп килүче парктан декоратив агачларны урлаучыларны табуда ярдәм итүчеләргә полиция бүләк бирә
26 майга каршы төндә поселокның яңа төзелеп килүче ял паркыннан билгесез затлар бер туя, ике можжевельник үсентесе урлыйлар. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан каракларны эзләү эшләре бара. Әмма декоратив агачларга кул сузучыларның эзенә төшү өчен район халкыннан да ярдәм кирәк. Бәлки, каракларны күрүчеләр булгандыр. Ниндидер мәгълүмака ия булучыларның 2-70-80, 02...
-
Кукмарада "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге " проектына нәтиҗә ясалды
2014 ел Мәдәният елы кысаларында Татарстанда 12 ноябрьдән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты старт алган иде. Китапханәдә укучыларга аны ничек кулланырга кирәклеген аңлатып, районыбызның 611 укучысына әлеге көндәлекләр тапшырылды. Проектта беренче сыйныф укучылары үзләре генә түгел, ә аларның әти-әниләре дә катнашу мөмкинчелегенә ия булды. Проект ике...
-
Янил авылы китапханәчесе Свердловск өлкәсендә семинарда булып кайтты (+ФОТО)
Свердловск өлкәсе Әрәкәй авылының милли-мәдәни комплексында татар авылы китапханәчеләре өчен "Авыл китапханәсе: проблемалары, юнәлешләре һәм заман шартларында үсеш перспективалары" дигән семинар узды. Татарстаннан биш кешелек делегация составында безнең районнан Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина да бар иде. Гөлнур Галимуллина, авыл китапханәсенә йөрүче балаларның сәләтләрен, тырышлыкларын күреп алып, 2012 елда "Тылсым"...
-
Өлкән яшьтәге пассажирлар белән теплоход баткан
Кытайда Янцзы елгасында дүрт палубалы "Звезда Востока" теплоходы баткан. Бу вакытта теплоходта 449 кеше булган. Пассажирлар арасында 60-80 яшьлек туристлар, туристик компания вәкилләре һәм экипаж әгъзалары булуы мәгълүм. Хәзерге вакытта 13-20 кешенең коткарылуы билгеле. Алар арасында теплоходның капитаны һәм баш инженеры да бар. Әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл җил-давыл аркасында килеп...
-
“Баламишкин” ансамбле фестивальдән беренчелек белән кайтты
Биектау районының Шепше авылында Иске Казан түгәрәк уены татар фольклор фестивале үтте. Иң элек 7 зонада узган фестивальдә барлыгы 180 коллектив көч сынашты. Сайлап алу турыннан узган 49 коллектив элеге фестивальнең йомгаклау концертында катнаштылар. Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге "Баламишкин" гармунчылар ансамбле феставальдә җиңеп чыгып, беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Жюри...