Казанда поезд өстендә утырып барган ике яшүсмерне ток суккан
Әлеге хәл узган кичтә Аметьево станциясендә булган.
Казанда Аметьево станциясендә коткаручылар поезд түбәсеннән ток суккан ике яшүсмерне төшерделәр, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә.
Узган кичтә "112" Бердәм коткару номерына воезд вагоны түбәсендә шартлау булды, дип хәбәр килеп ирешә. Хәбәр итүченең сүзләренчә, вагон түбәсендә нидер янган кебек булган һәм ыңгырашулар ишетелгән.
Казан Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсенең әлеге хәл булган урынга килеп җиткән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре поезд түбәсенән ток сугу билгеләре булган 15 яшьлек яшүсмер егет белән яшьтәш дус кызын төшергәннәр. Егет - гәүдәсенең 90 проценты, ә кыз кул чугы пешү билгеләре белән хастаханәгә озатыла.
Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев