Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ит турында белешмәне - электрон вариантта

Электрон хезмәтләргә күчү - заман таләбе. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында да әкренләп әлеге хезмәтләрне үзләштерә баралар. Бу ел башыннан маллардан алынган продукция турында ветеринария белешмәсе электрон формада гына биреләчәге турында ишетергә туры килгән иде. "Меркурий" системасы дип аталган әлеге пилот программага күчү ничек бара соң? Без "Россельхознадзор" дәүләт инспекторы Рәшит...

Электрон хезмәтләргә күчү - заман таләбе. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында да әкренләп әлеге хезмәтләрне үзләштерә баралар. Бу ел башыннан маллардан алынган продукция турында ветеринария белешмәсе электрон формада гына биреләчәге турында ишетергә туры килгән иде. "Меркурий" системасы дип аталган әлеге пилот программага күчү ничек бара соң? Без "Россельхознадзор" дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллинга бу хакта берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Рашит Мансурович, "Меркурий" системасы 2018 елның 1 гыйнварында гамәлгә керә дигәннәр иде. Хәзер 1 июльгә кадәр озайтмакчы булалар дип ишеттек.

-Әлегә озайту турында бездә мәгълүмат юк. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында "Меркурий"да электрон рәвештә документлар (ЭВСД) 2018 елның гыйнварыннан гамәлгә кермәсә, ягъни 1 июльгә кадәр озайтылса, ул безнең республикага да кагылачак, әлбәттә. Тик бу озынайтуга карап тынычланырга ярамый. Тиз арада бу системага керү мөмкинлеге алырга, җаваплы кешеләрне билгеләп, безнең идарәнең яисә ветеринария берләшмәсенең электрон адресына тиешле документларны җибәрергә кирәк. Үзләрендә интернет, компьютер, кирәк икән сканер һәм принтер әзер булырга тиеш. Бу эшләрне үз вакытында башкару бигрәк тә кайбер предприятиеләргә, эшмәкәрләргә, алып-сатучыларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә, ял итү базаларына кагыла. Җаваплы кеше бу эшләрне башкарганчы бераз тәҗрибә тупларга тиеш, билгеле. Безнең сайтка яисә үзәк "Россельхознадзор" сайтына кереп, "Меркурий" белән ничек эш итә башлау турында танышырга мөмкин.

-Электрон формага күчәргә озак вакыт кирәкме?

-Әгәр барысын да исәпкә алсак, бер эш көне кирәк була. Барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре дә электрон форматтагы документлар белән эш итәргә тиеш. Әгәр алар электрон форматта документлар белән эш итүне булдырмасалар, аларның берсе дә киләчәктә тиешле продукцияләрне кабул итеп ала алмаячак, ягъни балаларга, авыру кешеләргә яисә ял итүчеләргә ит, сөт, балык һәм башка продукцияләр килеп җитә алмый дигән сүз.

-Шәхси хуҗалыкта үстергән бозавын чалып, итен сатарга теләгән хуҗа электрон документны ничек юллап ала соң?

-Беренчедән, әгәр шәхси хуҗалыкта үстерелгән мал үз гаиләсенә ит өчен чалына икән, ул вакытта электрон документ кирәк түгел. Икенчедән, әгәр дә инде чалынган малның итен сатарга алып барырга уйласа, ул вакытта хайван махсус сугым пунктында гына эшкәртелергә тиеш. Анда ул ветеринария таләпләренә туры китереп эшләнә, иткә экспертиза ясала, ветеринария хезмәтендә эшләүче мал табибы (тиешле белеме булган) документларны электрон форматка күчерә һәм шуннан соң итне кирәк җиргә илтеп сатарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев