21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Ит турында белешмәне - электрон вариантта
Электрон хезмәтләргә күчү - заман таләбе. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында да әкренләп әлеге хезмәтләрне үзләштерә баралар. Бу ел башыннан маллардан алынган продукция турында ветеринария белешмәсе электрон формада гына биреләчәге турында ишетергә туры килгән иде. "Меркурий" системасы дип аталган әлеге пилот программага күчү ничек бара соң? Без "Россельхознадзор" дәүләт инспекторы Рәшит...
-
Түләү кәгазъләрендә 1-2 тиеннәр нигә кирәк? (Кемгә ачыйм күңелемне?)
Газ, электр уты, балалар бакчасы өчен түләү кәгазьләрендә еш кына "койрыгы" 1 яки 2 тиенле суммалар килә. Соң, ул тиеннәрне "түгәрәкләп" булмыймыни, 1 тиен күптән кулланыштан чыкты, хәтта 5 тиенлек акча да юк инде. Кем исәпли икән андый суммаларны, чит илдә түгел, безнең арада яшәүчеләрдер бит. Газета укучы
-
Буран (шигърият)
Яратам мин күзәтергә Кышның көчле буранын. Карга күмеп бар дөньяны, Ап-ак итә торганын. Читтән түгел, үзәгендә калып, Уртасына басып буранның, Уйларымны минем биләп алып, Еракларга илтә торганын. Буран бит ул яшьлек кебек, Серле бит ул, җырлы, көчле дә, Бернәрсә дә аңа киртә була алмас, Буйсындыра алмас беркем дә . Бер...
-
Татарстанда кар явачак, урыны белән буран көтелә
Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә//Татар-информ//
-
Чаңгы базасында “КукморSkiмарафон-2018” үткәрелде
Кукмара шәһәренең иң матур урыннарының берсендә - чаңгы базасында чаңгыда узышу буенча төбәкара "КукморSkiмарафон-2018" үткәрелде. Ярышка республикабызның Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Арча, Кукмара шәһәрләреннән, Балтач, Саба, Әтнә районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 80нән артык спортчы катнашты. Алар арасында якташыбыз, СССР чемпионы, чаңгыда узышу буенча Идел буеның алты тапкыр...