Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иртәгә, 9 июльдә, Нормабаш буасында “Балыкчылар ярышы” була

Балыкчылар игьтибарына! 9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү 14.00 сәгатьтә башлана. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Теркәлү номерлары буенча призлар уйнатылачак. Ярышта катнашу өчен взнос күләме - 150 сум, балаларга - 50 сум....

Балыкчылар игьтибарына!

9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә.

Ярышларда катнашучыларны теркәү 14.00 сәгатьтә башлана. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Теркәлү номерлары буенча призлар уйнатылачак.

Ярышта катнашу өчен взнос күләме - 150 сум, балаларга - 50 сум.

Җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр, бүләкләр тапшырылачак.

Бәйрәмдә катнашучыларга мәдәни һәм сәүдә хезмәте күрсәтеләчәк.

Балыкчылар балык тоткан арада иң күп җиләк җыйган 3 кешегә - приз!

Шул ук көнне 19 сәгатьтә Нормабаш авылы клубы янында Кукмара артистлары катнашында авыл бәйрәме - "КИЧКЕ УЕН" үткәрелә.

Бәйрәмнәрнең төп иганәчеләре: Кукмара металл савыт-сабалар заводы һәм Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы ( җитәкчеләре Азат Заһидуллин, Нәфыйк Хөсәенов).

Мәгълүмати иганәчеләр: "Хезмәт даны" газетасы, "Кукмара авазы" радиосы, Kukmor-rt.ru сайты. "ВКонтакте"да "Наш Кукмор" һәм "Подслушано Кукмор" төркемнәре.

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев