Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инешкә канализация суы агызган

Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы программасы кысаларында Манзарас авылы янында буа төзү киң колач белән бара. Киләчәктә халыкның ял итү урыны булганлыктан, әлеге министрлык вәкилләре буага коючы Оштырма елгасының яр буйларын, суның сыйфатын даими тикшереп торалар. Төньяк территориаль идарәнең аналитик күзәтү буенча махсуслашкан инспекция белгече Рәдиф Сираҗиев елга тирәсендә...

Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы программасы кысаларында Манзарас авылы янында буа төзү киң колач белән бара. Киләчәктә халыкның ял итү урыны булганлыктан, әлеге министрлык вәкилләре буага коючы Оштырма елгасының яр буйларын, суның сыйфатын даими тикшереп торалар.

Төньяк территориаль идарәнең аналитик күзәтү буенча махсуслашкан инспекция белгече Рәдиф Сираҗиев елга тирәсендә урнашкан Ош.Юмья, Березняк, Манзарас җирлекләренә керүче авылларда булып, җирлек җитәкчеләре белән берлектә яр буйларын карап чыкты. Елга ярларына чүпләр ташланмаганмы, канализация һәм башка пычрак сулар елгага акмыймы, үзбелдеклеләнеп яр буйлары киртәләп алынмаганмы - рейдлар вакытында шул фактлар тикшерелгән. Закон нигезендә һәркем яр буйларында бернинди каршылыксыз йөрергә хокуклы, ул аерым бер кешенең шәхси милке була алмый.

- Оштырма яр буйлары чиста, Ош.Юмья һәм Березняк авыл җирләрендә күзгә ташланып торган закон бозулар күренмәде, бары тик бер урында гына көнкүреш калдыклары бушатканнар иде, - ди Рәдиф Сираҗиев. -Бу эшне кем башкарганы ачыкланды, ул чүп-чарны җыештырып алды.

Инспекция белгече әйтүенчә, Манзарас авыл җирлеге территориясенә кергәч, алар шаккатмалы хәлгә тап булганнар: Өлге авылында яшәүче бер кеше үз хуҗалыгындагы канализация суын Оштырма елгасының кушылдыгы булган Арпаяз инешенә бакчасы буйлап килгән торбадан агыза икән. Бу кеше әйләнә-тирәгә никадәр зыян киләсен аңлап эш иткәндерме, яки уйламыйчамы, анысы - билгесез. Әмма эшләгән гамәле өчен җавап тотарга тиешлеге - бәхәссез. Аңа инспекция белгече тарафыннан беркетмә төзелгән, штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев