Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт министрлыгы кәгазь больничныйларның акрынлап бетүен хәбәр итте

Канун буенча вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелелек һәм бала табу буенча пособие рәсмиләштергәндә, больничныйны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. (Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Акрынлап кәгазь больничныйлар бетереләчәк, аларны эшкә яраксызлык буенча электрон язу алыштырачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт Думасы өченче укылышта хөкүмәт закон проектын кабул...

Канун буенча вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелелек һәм бала табу буенча пособие рәсмиләштергәндә, больничныйны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Акрынлап кәгазь больничныйлар бетереләчәк, аларны эшкә яраксызлык буенча электрон язу алыштырачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт Думасы өченче укылышта хөкүмәт закон проектын кабул иткән. Әлеге канун проекты буенча вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелелек һәм бала табу буенча пособие рәсмиләштергәндә больничныйны кәгазьдә түгел, ә электрон рәвештә тапшырырга мөмкин булачак.

Хезмәт министрлыгында белдергәнчә, эшкә яраксызлык буенча электрон язу технологиясен кертү иминиятләштерү очракларында мәгълүмат алмашын үтәкүренмәле итә, медицина оешмаларында эшкә яраксызлык буенча кәгазь язуларны рәсмиләштерү чыгымнарын киметә, иминләштерүчегә дөреслекне тикшерү кирәклеген калдырмый һәм исәпне алып бару, хисап бланкларын катгый рәвештә саклау иминиятләштерелгән затның документ рәсмиләштерүдәге вакытын киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев