Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фоторепортаж: Пычак авылында Фәнис Яруллинны искә алдылар

Пычак авыл клубында "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән кичә үткәрелде

Ул тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан, сынмаган-сыгылмаган Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышланды. Кичә укучыларның вальсы белән башланып китте. Анда Фәнис Яруллинның тирән эчтәлекле шигырләре яңгырады: "Күзен йомган чакта әйтте ана", "Кеше дигән бөек исем", "Әйбәт тә минем әби", "Ялкау ялы" дигән шигырьләрен Миләүшә, Айсылу Гарифҗанова, Ильяс Кашапов һәм Зәлинә Габдурахмановалар, "Җилкәннәр Җилдә сынала" повестеннан өзекне татар теле -әдәбияты укытучысы Илназ Галимуллин, "Койрыксыз сандугач" комедиясеннән өзекне Эльвина һәм Зилә Габдурахмановалар, "Рәхмәткә каршы рәхмәт" әсәрен Ильяс Давлетшиннар сөйләп куандырды. Җырчылар Нәкыя Орлова, Илнур Вәлиуллин, Фирдәүсә Галимовалар Фәнис Яруллинның сүзләренә язылган моңлы җырларны бүләк иттеләр. 1961 елда яздырылган язмадан Фәнис Яруллин белән Фоат Галимуллинның әңгәмәсен тыңладык. "Язмышларга буйсынмас җан" дигән презентация исә әдипнең тормышы, иҗатына багышланды. "Язмышның ул үзен буйсындырды "дигән китап күргәзмәсе төзелде.Аның китаплары күңелебезне сихәтләндерә, рухи көч бирә.

Фирдәүсә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев