Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Зур Сәрдектә яшьләр концерт куйды

Зур Сәрдек мәдәният йортында, җирлекнең сәләтле яшьләре катнашында "Яшьлектән кайнар сәлам!" дигән зур концерт куелды.

Концертта Киндеркүл авылы егете Эдуард Асапов та катнашып, матур җырларын бүләк итте. Шигъриятне үз иткән сүз осталары Илүсә Мөхәмәтгалиева, Ришат Минемуллиннарның, җырчыларыбыз Самат Минемуллин, Ильяс Минемуллиннарның чыгышлары алкышларга күмелде. Ә " Чәчкә" халык бию ансамбленең дәртле биюләре - программаның бизәге! Бу ансамбльгә йөрүче егет-кызлар менә дигән биюче генә түгел, бик оста итеп, спектакльләрдә дә уйныйлар. Алар сәхнәләштергән кызыклы күренешләрне карап, тамашачы рәхәтләнеп көлде, ял итте. Модельер кызыбыз Резидә Хәсәнованың "Асылъяр" киемнәр коллекциясе чыгышы да искиткеч булды. Яшьләребезнең киләчәге дә матур һәм бәхетле булсын иде, дип җиткерде Рәмзия Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев