Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ярты гасыр яши нур чәчеп: Зур Сәрдек мәдәният йортына 50 ел (фото)

Җомга көнне Зур Сәрдек авылында тантаналы вакыйга булды - бар халык мәдәният учагының ярты гасырлык юбилей бәйрәменә җыйналды.

Шулай ук бу көнне моннан илле ел элек әлеге мәһабәт бина төзелешен оештыручы Социалистик хезмәт герое Камил Шакиров, мәдәният йорты проектын эшләгән һәм аның төзелешенә җитәкчелек иткән Гаян Әхмәтшин истәлегенә мемориаль такта куелды. Әлеге шәхесләр якташларына гасырлар буена җитәрлек бүләк ясап калдырганнар. Агачтан эшләнгән, ике катлы, дүрт йөз урынга исәпләнгән клубка районда тиңнәр юк. Зурсәрдеклеләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Сергей Димитриев та моны ассызыклап: "Бүгенге көнгә килеп җитәрлек нык һәм шул ук вакытта еллар үткәч тә үз матурлыгын югалтмый торган, заманча итеп төзи белгәннәр, - диде. - Нык районны нык авыллар булдыра. Тырыш, уңган Зур Сәрдек җирлеге халкы белән горурланабыз, алга таба да уңышлар телим".

Әйе, 1966 елда төзелә башлап, 1967 елда - Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына ишекләрен ачкан мәдәният учагы бүгенге көндә дә гөрләп тора. Нинди генә концерт-тамаша булмасын һәрвакыт тулы заллар, көчле алкышлар белән үтә ул. Билгеле бу биредә хезмәт куючы коллективның тырышлыгы, уңганлыгы нәтиҗәсе.

Язма белән тулырак газетаның алдагы саннарында таныша аласыз.

Ризилә КОРБАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев