Пычак авыл китапханәчесе 1-4 сыйныф укучылары белән Муса Җәлилгә багышланган "Җырым белән җиңдем дошманны" дигән чара үткәрде .
Тоткынлык газапларын кичергән, батырлыгы дөньяны таң калдырган шагыйрь иҗатына, тормышына багышланган викторинада балалар бик теләп катнаштылар. Үзләренең белемнәрен "Умырзая ", "Кыңгырау " командаларына бүленеп сынадылар. Алар "Син беләсеңме?", "Бакчачы " шигыренә рәсем, "Капитаннанр бәйгесе", "Ромашка" уены, "Иң оста шигырь сөйләүче" бәйгеләрендә катнашып, аз гына өстенлек белән "Кыңгырау " командасы җиңеп чыкты. Кичә бик күңелле үтте, дип хәбәр итте Фирдәүсә Галимова.






Нет комментариев