Фото: Кәркәүчтә дини-мәдәни кичә булды
Хәбәрләр

Фото: Кәркәүчтә дини-мәдәни кичә булды

Кәркәүч мәдәният йортында мәктәп, мәчет һәм мәдәният йорты көче белән Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булу уңаеннан,"Без татарлар"дип исемләнгән дини-мәдәни кичә булды.

Әлеге чарада вәгазьләр сөйләнде, галимнең мирасын барлау, авылның тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү турында чыгышлар тыңланды, мөнәҗәтләр, сүрәләр, дини, милли гореф-гадәтләр турында сөйләнде. Буйдаклар тормышын яктырткан әңгәмәләр корылды, кул эшләренә күргәзмә оештырылды. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте, дип хәбәр итте Альфия Газизуллина.


Нет комментариев