Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ферма – күңел ачу урынымы?

Аноним хат дип, без бу шикаятьне игътибарсыз калдыра да алыр идек. Әмма яхшы нәтиҗәләр белән хуҗалык итүче "Рассвет" агрофирмасына кагылышлы булгач, хат эзеннән шул якларга барып кайтырга уйладык. Хат Нырья сөтчелек-товарлыклы ферма коллективы турында.

Безнең савымчылар ферманы фәхешханәгә һәм күңел ачу комплексына әверелдерделәр. Өйләреннән көмешкә ташып, фермада эчү оештыралар, башкаларны да эчертәләр. Хуҗалыкта беркем дә савымчылар кадәр югары хезмәт хакы алмый. Ә хезмәтләре ул кадәр үк авыр түгел бит, барысы да механикалаштырылган. Савымчылардан тыш башка хезмәткәрләр дә бар бит әле, мәсәлән, лаборантка, көн буе эшләсә дә, аларның хезмәт хакларының яртысы кадәр дә түләнми. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр руль артында булган механизаторлар айга 8-10 мең сум ала. Калганнар турында әйтеп тә торасы юк. Кайда монда гаделлек? Шуңа авылда яшьләр калмый. Бу хакта барысы да белә, шул исәптән идарәче дә, алар хезмәт хакын ничек телиләр - шулай исәплиләр.
"Урал" хуҗалыгы ярдәме белән эшләүче "Рассвет" агрофирмасы безне юл читендәге чиста иген һәм кеше биеклеге булып үскән кукуруз басулары белән каршы алды. "Уракка керештек. Басуларда икмәк мул, бүген суктырган арпадан гектарына уртача 42 центнер уңыш чыкты. Булган ашлыкны югалтуларсыз җыеп аласы иде, хәзер безнең алда төп бурыч - шул", - диде агрофирма җитәкчесе Леонид Михайлов.
Урып-җыюга керешкәч, кайбер хуҗалыкларда терлекчелек тармагы арткы планга күчә кебек. Әмма биредә түгел - агрофирмадан көн саен сөт комбинатына 20 тоннага якын продукция озатыла. Бу бер сыердан уртача 24 килограмм сөт савыла дигән сүз. Шушы ике күрсәткеч үзе генә дә фермада эшнең нинди дәрәҗәдә оештырылуы турында сөйли. Шуңа хат белән танышкач, агрофирма җитәкчесенең аптырап калуы юкка түгел.
-Дөресен генә әйткәндә, фермада эшләүче ирләр арасында исерткеч эчемлекләр кулланучылар бар, без моңа каршы көрәшәбез. Әмма савымчы хатын-кызлар арасында эчеп йөрүчеләр бардыр дип уйламый идем. Без бу фактны җыелышларда тикшерәчәкбез әле. Хезмәт дисциплинасы һәр тармакта беренче планда торырга тиеш, - диде ул.
Үзләрендә савымчылар таба алмагач, аларны читтән китертеп эшләтүче хуҗалыклар да бар. Аларда, гадәттә, сыерлар савылмый калмасын дип, тәртип мәсьәләсенә кайчакта күз йомарга да мәҗбүр булалар. Ә "Рассвет"та савымчы кадрларга кытлык юк, авылларда бу эшкә атлыгып торучылар күп икән, шуңа теләсә ничек тәртипсезләнеп йөрүчеләргә риза булып тормыйлардыр дип уйлыйм. Савымчылар үзләре дә аңларга тиеш: хезмәт урыныннан колак каксаң, мондый акчалар түләнгән урынны тагын кайдан табарсың, бигрәк тә авыл җирендә? Ә хезмәт хаклары, чыннан да начар түгел, ел башыннан уртача айлык түләү 27 мең сум тирәсе булса, июнь аенда 28 мең 116 сум тәшкил иткән.
-Барлык савымчылар да акчаны берүк күләмдә алмый. Хезмәт хаклары терлекченең стажына, бер айда эшләгән көн санына, алган продукция күләменә, малларының чисталыгына, сыерларның вакытында каплануына, иң күп сөт савылган чор озынлыгына карап исәпләнә. Без күктән саннар алып кына хезмәт хаклары яза алмыйбыз, - ди Леонид Михайлов.
Хатта телгә алынган лаборантның айлык хезмәт хакы 15 мең сум тирәсе тәшкил итә икән.
-Хезмәте бик җаваплы булса да, алай ук авыр түгел бит. Савымчылар фермага иртәнге сәгать 3нче яртыда ук килә. Күп эш механикалаштырылган булса да, кул көче таләп ителгәннәре дә бар: малларның яткан, ашаган урыннарын чистарталар, сыерларны юалар, көн буе кулларыннан сәнәк төшми. Ә лаборант эшкә соңрак керешә, авыр йөк күтәрми, хезмәт урыны да чистада, җылыда, - дип аңлатты бу хакта агрофирма җитәкчесе. - Механизаторларга килгәндә, язгы-җәйге эш сезонында айга 50шәр мең сум акча алучылар да бар. Фермада техникада эшләүчеләргә айга уртача 20-25 мең сум түләнә. Июнь аенда механизаторларның уртача хезмәт хакы 25 мең 356 сум тәшкил итте.
Әлбәттә, фермада эшләүчеләрнең үзләрен дә хат белән таныштырдык. Без килгәндә абзарларда кызу эш бара иде, күңел ачып утыручыларны очратмадык.
-Өйдә көмешкә кайнатучылар юк инде хәзер. Булса да, безнең көмешкә эчеп, күңел ачып утырырга вакытыбыз юк, эшебез бик тыгыз, - диделәр савымчылар. - Монда радио-телевизор юк, музыка да яңгырап тормый. Күп җиргә видеокамералар куелган.
Кызганыч, хат авторы кем булуын күрсәтмәгән. Үзе белән сөйләшкәндә, бәлки, төгәлрәк фактларны ачыклаган булыр идек. Шуңа аның газета аша прокуратура, хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп итәргә телим диюе урынсыз. Үз күзләребез белән күрмәгәч, берәүне дә эчкечелектә, тәртипсезлектә гаепли алмыйбыз. Әмма агрофирмада бу сигналны игътибарсыз калдырмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев