20 август 2017 яңалыклары
-
Үзебезнең Камилә
Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган "Ялкын" журналында әкиятләргә рәсем ясаучы, "Сәләт-Самара 2017" әйдаманы, якташыбыз Камилә Гыйльметдинова белән Түбән Арбаш китапханәсендә кызыклы очрашу булды.
-
Фарсель Зыятдинов: “Сабагы корыган бәрәңгене җир астында тотудан файда юк”
Әле көннәр җәй эссесе белән кыздырып, быел җәйгә көз хуҗа дисәләр дә, кайбер хуҗалыклар инде бәрәңге алу эшенә кереште. Дөрес, соңгы елларда августтан калган юк инде үзе. 30 август - Республика көненә берничә көн рәттән ял бирәләр дә, уллары-кызлары кайткач, авыл халкы дәррәү бакчага чыга. Әби-бабайлар элек икенче икмәк урагына...
-
Кукмара районы басуларында эш гөрли (фото)
Басу-кырларда дулкынланып торган сап-сары башакларны күреп, тел шартлата быел игенчеләр. Шулай булмый ни: иртә яздан бирле бил бөккән хезмәтләренә табигатьнең иң зур бүләге бит бу. Шул муллыкны түкми-чәчми җыеп алып, амбар-сарайларга алып кайтып урнаштырырга кирәк.
-
Хатын-кызга намазны чалбар киеп укырга ярыймы (сорау-җавап)
Әлеге сорауга Татарстанның Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә. "Мин көндәлек тормышта мөселманча киенеп йөрмим, намаз укыйм. Күбрәк чалбар кияргә яратам. Кайвакыт намаз укыганда да чалбар киеп укыйм. Бу дөресме икән?" - дип сорау юллаган Татарстанның Саба районыннан укучыбыз Айгөл. Әлеге сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев...
-
Сагыну
Туган йортым, өзелеп сагынам сине, Өзелеп сагынам төштә күрәм дә. Сиңа кайтам, туган авылым, Көтми анда мине берәү дә. Туган йортым, син юк инде... Әнкәемне эзли күзләрем. Ишегалдын яшел чирәм баскан, Кайда, әнием, баскан эзләрең? Йөрәгемә яллар таба алмыйм, Белмәдем күк синең кадерең. Әнием минем, кичер мине, Җылы булсын салкын...
-
Автобуста елмаерга мәҗбүр иткән мәзәк хәл булды
Бервакыт автобуска утырып, Кукмара буйлап эштән кайтып килгәндә, шоферны да, пассажирларны да елмаерга мәҗбүр иткән мәзәк хәл булды. Бер тукталышта кешеләрне утыртканнан соң, шофер, ишекне ябып, кузгала гына башлаган иде, автобус каршысына юл кырые буйлап бар көченә йөгереп килүче ир күренде. Шофер кабат ишекне ачып, аны көтеп торды. Ир исә...
-
Ферма – күңел ачу урынымы?
Аноним хат дип, без бу шикаятьне игътибарсыз калдыра да алыр идек. Әмма яхшы нәтиҗәләр белән хуҗалык итүче "Рассвет" агрофирмасына кагылышлы булгач, хат эзеннән шул якларга барып кайтырга уйладык. Хат Нырья сөтчелек-товарлыклы ферма коллективы турында.