Эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы бара
5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фонды органнарына бурычларын түләтү айлыгы үткәрелә. Бу хакта Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм суд приставларының федераль хезмәте идарәсе карар иткән. Айлык барышында базарлар һәм сәүдә үзәкләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең эш һәм яшәү урыннарына рейдлар ясалачак. Рейдларның максаты -...
5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фонды органнарына бурычларын түләтү айлыгы үткәрелә. Бу хакта Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм суд приставларының федераль хезмәте идарәсе карар иткән. Айлык барышында базарлар һәм сәүдә үзәкләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең эш һәм яшәү урыннарына рейдлар ясалачак. Рейдларның максаты - эшмәкәрләрнең бурычларын киметү, иминият кертемнәрен түләү һәм 2014-2015 елларга декларация бирү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару, эшчәнлекләрен туктаткан эшмәкәрләрне исәптән төшерү.
фото: http://rrnews.ru/sites/default/files/news/10-2014/dolg.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев