6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кәшкәрәдә кышын тормыш туктала
Районыбызда Кәшкәрә дигән авыл барлыгын күпләр белмиләрдер дә әле. Поч.Кучук авыл җирлегенә керә ул. Кайчандыр 900дән артык кешесе булган авылда бүгенге көндә җәйге чорда ике йортта гына кичләрен ут кабына. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Кәшкәрә авылына XVIII гасырда нигез салына. 1861 елга кадәр авыл халкы алпавыт крестьяннары категориясенә кертелә. Алар...
-
"Транспорт йөртү осталыгы" бәйгесендә - райондашыбыз бишенче урында (+Фото)
Казанның ЮХИДИ идарәсендә өлкәннәр арасында "Транспорт йөртү осталыгы" дигән бәйге узды. Әлеге чарада безнең районнан Гатауллин Җәүдәт Нургали улы катнашты. Конкурста катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар, транспортта йөрү күнекмәләрен күрсәттеләр. Җәүдәт Гатауллин 45 конкурсант арасында бишенче урынны алып кайтты. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
“Универ” һәм “СашаТаня” сериаллары герое Андрей Гайдулянның хәле яхшыра
Танылган артистка июль аенда "Яман сыйфатлы лимфома" диагнозы куелган иде. Мәскәү онкоүзәгендә дәвалану үткәннән соң ул, Германиягә китеп, химиотерапия курслары узды. Дәвалану уңышлы булган, артистның хәле яхшырган, ул инде Мәскәүгә кайтырга әзер икән. Бу хакта аның кәләше Диана Очипова хәбәр иткән. Белгечләр исә Гайдулянга Мюнхен клиникасында Яңа елга кадәр калырга...
-
Көчле җил районыбыздагы кайбер хуҗалыкларга зур зыян китергән
3 октябрьдә булган көчле җил районыбыздагы кайбер хуҗалыкларга зыян китерде, электр энергиясе өзелеп торды. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, җил бу көнне Кукмараның Ибраһим Гази урамындагы бер йортның түбә кыегындагы сайдингларны кубарып алса, Зур Кукмараның Заречье урамындагы бер хуҗалык күбрәк зыян күрә. Көчле җил 60 квадрат метр мәйдандагы түбәне калае...
-
Олыязлылар олыдан куба
-Кара әле, Зөлфия, минем пакетка ике кило сыер мае салганнар, бер кисәге кемгәдер җитми калса, күңелсез булыр... Бигрәкләр дә тәмле мае, кибетләрдә андый юк хәзер! -Аптырама, апа җаным, бөтен кешегә дә ике кисәк салынган, ул майны Актаныштан махсус кайтартты Газинур Хабибрахманов. Рәхәтләнеп аша, үзем дә авыз иттем, чыннан да тәмле....
-
Эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы бара
5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фонды органнарына бурычларын түләтү айлыгы үткәрелә. Бу хакта Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм суд приставларының федераль хезмәте идарәсе карар иткән. Айлык барышында базарлар һәм сәүдә үзәкләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең эш һәм яшәү урыннарына рейдлар ясалачак. Рейдларның максаты -...
-
Район күләмендә өлкәннәр көне үткәрелде(+фото)
"Туган як" кафесында район күләмендә өлкәннәр көне үткәрелде. Ветераннар башта "Восток", Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булып, аларның эшчәнлеге белән таныштылар, Ядегәр мәчетендә, Югары Чура чиркәвендә булдылар. Чәй өстәле "Урал" хуҗалыгы ярдәме белән хәзерләнгән иде. Тантанада ветераннарны район башлыгы Сергей Димитриев, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов,...