Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм табыны күңелсез тәмамланган

5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркайда да эшләмәүче кеше булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач, алар арасында...

5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркайда да эшләмәүче кеше булуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач, алар арасында бәхәс чыга. Шуның аркасында хуҗа кеше кунакка чәнечке белән чәнчи. РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе буенча ("Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү") җинаять эше кузгатылган. Кызу канлы йорт хуҗасына 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52763-biektau-rayonyinda-bәyrәm-tabyinyi-kүңelsez-tәmamlangan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев