7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Пчеловодта яшәүче Анна Димитриева 95 яшьлеген билгеләп үтте
Бүген Пчеловод авылында яшәүче Анна апа Димитриева үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыгы котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды. Бәйрәмегез белән сезне, Анна апа!
-
Ялган паспорт белән кредит алучының эзенә төшә алмыйлар
Казанда полиция хезмәткәрләре 20-25 яшьләр тирәсендәге егетне эзли. Ул ялган документлар белән кредит алуда шикләнелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2015 елның июнь ахырында Яңа Савин районында урнашкан саклык учреждениесе вәкиле караклык турында полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре билгеле булмаган яшь кешенең, ялган паспорт...
-
Бәйрәм табыны күңелсез тәмамланган
5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркайда да эшләмәүче кеше булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач, алар арасында...
-
Раштуа сынамышлары
7 гыйнварда кар яуса, иген уңышы мул була. Җил карны себертсә, байлык һәм муллык килә. Өй кыегында кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә. Көн җылы булса, ашлык куерып үсә. Буран булса, умарта оясы яхшы аера. Раштуа яңа айга туры килсә, ашлык уңышы начар була. Раштуада агачлар бәсләнсә -...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Раштуа белән котлады
"Хөрмәтле райондашлар! Сезне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу олы бәйрәм сезгә игелекле гамәлләр кылу өчен яңа дәрт өстәсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим", - диелә котлауда.