- Кияүгә чыгып, авырга узу сәбәпле, ИлГәрәй белән концерт оештыру мөмкинлеге булмады. Әмма дуслык җепләре сүтелмәде, әле дә бергә чыгыш ясаган чаклар булгалый. Венера Сәлимов белән оештырган концертларында да җырладым. Тиздән Чаллыга җырларга барырга җыенабыз, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Альбина Апанаева.
- Венер Сәлимов белән очраклы рәвештә концертлар куя башладык. Бервакыт безне Лаеш районының Хәерби авылына чакырдылар. Шул авылда бергә җырлап кайтканнан соң, уртак концерт оештыру уе барлыкка килде. Минемчә, без Венер белән бер-беребезне тулыландырып торабыз. Мин күбесенчә уйландыра торган, җитди җырлар башкарсам, Венерның репертуарында шаян җырлар күп, - диде ИлГәрәй.
ИлГәрәй белән Венера Сәлимовның концерт программасы "Ике артист бер сәхнәдә" дип атала. Егетләр тамаша дәвамында "Өйләнергәме яки өйләнмәскәме?" дигән темага бәхәсләшә. Тиздән Intertat.ru сайтында Казанда узган концерттан кызыклы репортаж күрә алачаксыз!
Нет комментариев