31 март 2016 яңалыклары
-
Гомерен районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Рәүфов Рәфыйк Рәүф улы арабыздан китте
Хушлашу сүзе Кукмара районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2016 елның 31 мартында, 76нчы яшендә бөтен гомерен районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Рәүфов Рәфыйк Рәүф улы арабыздан китеп барды. Ул 1941 елның 5 гыйнварында Татар Толлысы авылында туа. Хезмәт юлын "Яңа тормыш" хуҗалыгында тракторчы буларак башлап җибәрә. Армия сафларында хезмәт итеп...
-
Бер көн эчендә 23 исерек йөртүче тоткарланган
Узган тәүлектә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт аркасында 1 кешенең гомере өзелгән, 18е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Кичә, 30 мартта, Татарстанда исерек килеш руль артына утырган 23 машина йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 122, балаларны...
-
Питрәч хастаханәсендә бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылды
23 март төнендә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә тән температурасы югары булган һәм нык йөткергән 3 яшь тә 5 айлык кыз бала китерелә. 20 минут вакыт узу белән баланың гомере өзелә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы...
-
Кукмара тегү фабрикасы генераль директоры медаль белән бүләкләнде
Районның социаль икътисадый үсешенә керткән өлешләре, район мәнфәгатенә багышланган эш-гамәлләре өчен "Хыял" Кукмара тегү фабрикасы ачык акционерлык оешмасы генераль директоры Голов Рафаэль Анатольевич "Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Район ветеринария берләшмәсе искәртә!
Йорт хайваннарына котыру, себер түләмәсе кебек аеруча куркыныч авыруларга каршы үзвакытында вакцинация ясату зарур. Бу авырулардан бары тик вакытында ясалган профилактик чара ярдәмендә генә сакланып калып була, шуңа күрә райондашлар битараф калмасыннар иде. Вакцинацияне ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларга үзләре йөреп ясыйлар, шулай ук район ветеринария берләшмәсенә дә мөрәҗәгать итәргә була....
-
Адайлылар бик теләп фитнеска йөри
Сизелеп тора: районыбыз халкы соңгы вакытта спортка игътибарын арттыра бара. Әнә, безнең хезмәттәш кызлар да атнага ике тапкыр кичләрен волейбол уйнап үткәрә, хоккей, футбол белән шөгыльләнүчеләр дә арткан, диләр. Кайбер авылларда 70-75 яшьлек әбиләр скандинавча йөрүгә чыксалар, адайлылар фитнеска өстенлек биргәннәр. Нинди яшьтә булуыңа карамастан, сәламәтлегеңне кайгырту бик яхшы күренеш,...
-
“Әсәнбаш“ агрофирмасы узган елны 34 миллион сум саф табыш белән төгәлләгән
"Без бүген бирегә эшкә нәтиҗә ясау өчен генә түгел, булган кимчелекләр, аларның сәбәпләре турында уртага салып сөйләшү өчен дә җыелдык. Кемгәдер, бәлки, кызарырга да туры килер", - дип кисәтеп куйган иде "Әсәнбаш" агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллин еллык хисап җыелышы алдыннан. Дөрес әйткән икән: һәр проблеманың"төбенә" төшеп анализладылар, һәр тармактагы...
-
Бала бит ул – уенчык түгел
Республикада үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны быел 70 процентка арткан. Балалар бүген урамнан бигрәк гаиләдә дә шактый зыян күрә. Әллә бүген әти-әниләр балаларны тәрбияли белмиме? Сүзем кыйнау, каты куллылык кына түгел, әхлакый азгынлык хакында да. Азгын ирләр, тәртипсез әниләр... Рәнҗетүчеләр кемнәр? Яшел Үзән районында оныкларын көчләгән С.га карата җинаять эше...
-
Эш бирүчеләр игътибарына!
Җәза үтү учреждениеләреннән азат ителеп кайткан затларны эшкә алучыларга хәбәр итәбез: мәшгульлек үзәге әлеге затларга хезмәт хакларын түләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү чарасы үткәрә. Компенсацияне бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 28 февралендәге 131 санлы карары белән билгеләнгән. Әлеге категория гражданнарга эш биреп, айлык хезмәт хакын Россия Федерациясе буенча...
-
Альбина Апанаева белән ИлГәрәй ни өчен бергә түгел?
Альбина Апанаева белән ИлГәрәй берара уртак концертлар куеп йөрделәр дә, кинәт "аерылдылар". Ә быел ИлГәрәй Казанда һәм күп кенә районнарда Венер Сәлимов белән бергә концертлар оештырды. ИлГәрәй Альбина белән сүзгә килгәнме, яисә башка сәбәпләре бармы? Бу хакта үзләреннән сораштык. - Кияүгә чыгып, авырга узу сәбәпле, ИлГәрәй белән концерт оештыру мөмкинлеге...
-
Төбәкара олимпиадада Кукмара кызы беренче урынны алды
Казанда 9-11 сыйныф укучылары өчен "Дизайн", "Рәсем" буенча төбәкара олимпиада үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучысы Алина Иванова олимпиадада беренче урынны алды, Гөлназ Кәримова катнашучы дипломына ия булды.
-
Иң лаеклылар барлана
18 сентябрьдә җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларда катнашу өчен һәр сәяси партия үзенең иң лаеклы әгъзаларын барлаячак. Ә "Бердәм Россия" партиясендә депутатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү юлы белән сайлана, ягъни праймеризлар үткәрелә. Быел ул Россия күләмендә 22 майда үтәчәк. Татарстанда праймериз 6 сайлау округы буенча 560 участокта...