Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә

Контроль-тикшерү материаллары аудиториядә - дәүләт имтиханын тапшыручылар алдында кәгазьгә бастырылачак.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә. Контроль-тикшерү материаллары аудиториядә - дәүләт имтиханын тапшыручылар алдында бастырылачак. Имтихан тапшырыла торган пунктның һәркайсында урнашкан штабта эшләр сканердан чыгарыла.

Бу хакта бүген журналистларга "Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясен уздыру вакытында 8нче Казан гимназиясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җиткерде.

Имтихан тапшыру пунктларында материалларның тулы комплектын бастыру технологиясен кулланып һәм җавап бланкларын электрон төргә күчереп, БДИны үткәрү апробациясе Россия субъектларында 2 февральдә узды. Контроль-тикшерү материаллары гына түгел, бланкларны да кертеп, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан материалларының тулы комплекты басылачак.

Гөлнара Габдрахманова йомгаклау аттестациясен үткәрү вакытында онлайн-видеокүзәтү булдырылачак, дип искәртте. Узган ел бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын уздырганда тәртип бозуның 9 очрагы теркәлде, - диде ул.

"Сүз дә юк, тәртип бозучылар шунда ук имтиханнан чыгарыла,- дип өстәде Габдрахманова. - Узган ел белешмәлек материаллары табылган бер генә балага да шул ук елны имтиханны яңадан тапшырырга рөхсәт бирелмәде. Алар имтиханны быел тапшырачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев